«Ял башлана гына әле!»: танылган шәхесләр ялларны ничек уздырганнар?

Зарыгып көтеп алган озын яллар бер мизгелдә узды да китте. Кем өчендер алар аз булып тоелса, кемдер эшле көннәрне сагынып та өлгергәндер. Ә сез ялларны ничек уздырдыгыз? Эшкә ияләшү җиңелрәк булсын өчен, ниләр эшлисез? Сораштыруыбыз әнә шул хакта.

 

Рүзәл Минһаҗев

 

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын котладык»

Рүзәл Минһаҗев, хәйрияче, шагыйрь:

– 30 декабрьдә МХО зонасыннан кайтып җиттек кенә әле. Егетләребезгә гуманитар ярдәм илтеп кайттык. Ә 31 декабрь, 1 һәм 2 гыйнвар көннәрендә хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге егетләрнең балаларын бәйрәм белән котлап йөрдек. 31е көнне 12 тулганда Балык Бистәсендә идек. Балаларга татлы күчтәнәчләр тараттык, үзебезчә бәйрәм ясадык. Ә 3 гыйнвардан гастрольләргә чыгып киттек. «Егет без» дип исемләнгән концертларыбызны дәвам итәбез. Авылдан авылга йөреп, хәрбиләрнең гаиләләрен зурлыйбыз, батырларча һәлак булганнарны искә алабыз.

 

Илнат Фәрхуллин

 

«Җәй көне туй итәрбез»

Илнат Фәрхуллин, җырчы:

– 17 декабрьгә кадәр 45 көн буе өйгә кайтмыйча гастрольләрдә йөрдек. Яңа елга кадәр дә тик тормадык, ә бәйрәмне тыныч кына өйдә уздырдык. Шөкер, 3 гыйнвар көнне никахыбыз узды. Хәзер менә ялга киттек. Барлык акчаны, көчебезне фәкать эшкә генә багышлап, ял турында онытылган иде. Дүрт ел буе беркая да бармаганбыз! Шри-Ланкада ял итәбез. Бераз көч туплагач, февральдән янә гастрольләргә чыгып китәбез. Февраль, март, апрель айлары инде планлаштырылган. Ә җәй көне, Аллаһ боерса, туй итәрбез.

 

 

Гөлүсә Батталова

 

«Эшем сагындырган иде»

Гөлүсә Батталова, шагыйрә:

– Яңа елны гаиләбез белән каршы алдык. Шәһәрнең ыгы-зыгысыннан читтә, үзебезнең авылда тыныч кына бәйрәм иттек. Ә Яңа ел яллары балаларның каникулы белән үтте. Бәйрәм тамашаларына бардык, Казанга сәфәр кылып, балаларга матур итеп бизәлгән башкаланы күрсәтеп кайттык. Кыскасы, бу ялларны гаиләм белән бергә уздырдым. Күптән көтелгән рәхәт мизгелләр бит ул! Күп вакытта, тормыш ыгы-зыгысында кайнап, бергә утырып сөйләшүдән, бергә вакыт уздырудан тәм табарга өлгерми дә калабыз бит.

Эшкә чыгу авыр дип әйтә алмыйм. Эшемне яратам чөнки! Озын ялларда сагындыра хәтта. Бик рәхәтләнеп, яңа көч, яңа дәрт белән эшне башладык. Театрыбызда (Гөлүсә Батталова Әтнә театрында эшли. – Авт.) 2025 елга планнар зурдан. Матур, якты киләчәккә карап эшлибез. Ә балалар иң озын чирекләрен башладылар. Алар да мәктәпне, аеруча сыйныфташларын, укытучыларын сагынырга өлгергән иде.

 

 

Идел Кыямов

 

«Әкрен генә, җайлап кына…»

Идел Кыямов, алып баручы, Кыш бабай:

– Башка вакытта Яңа елны эштә уздыра идем. Эштә дигәнем, Кыш бабай булып, балаларны котлап йөри идем. Быел ул традициядән читләшергә булдым. Гаилә елын гаилә белән озатып, Яңа елны якыннарым белән каршы алырга булдым. Авылда, үз йортыбызда, чана шуып, рәхәтләнеп мунча кереп, тәмле табын әзерләп бәйрәм иттек. Ялларда туганнар белән очраштык, хатынның туган ягы – Тукай районының Сәмәкәй авылына кайтып килдек.

Хәзер менә әкрен генә эш режимына керәбез. Миңа калса, яңа елда һәр эшкә әкрен генә, җайлап кына алынырга кирәк. Узган елдан калган эшләр булса, аларның һәркайсын язып чыгарга да әкрен-әкрен генә тормышка ашыра башларга. Иң мөһиме – эшнең күплеге турында уйлап, паникага бирелмәскә! Шулай иткәндә, күпкә җиңелрәк булачак.

 

 

Алмаз Мирзаянов

 

«Ял башлана гына әле!»

Алмаз Мирзаянов, эстрада артисты:

Артист кешенең эш көннәре тәмамланып, әзме-күпме ял көннәре башланып кына килә әле! Яңа елны каршы алырга ике яклап та бертуганнарыбыз кунакка килделәр. Бу кичне бергәләп матур итеп уздырдык. Ишегалдында тау шуып, район чыршысы янына барып килеп, дәүләт башлыкларының котлавын тыңладык та ятып йокладык. Аллаһка шөкер, арабызда исерткеч эчемлекләр кулланучылар юк, бу – бик зур куаныч. Яллар арасында әллә ни вакыйгалар булмады. Бүген исән-сау уянып, исән-сау йокларга ятуың – үзе бер сөенеч!

Эштән туктаган юк. Салымнар буенча яңа законнар чыккан, шуларны өйрәнәбез. Гыйнвар ахырында яңа концерт программасы башлана, шуңа әзерләнәбез. Кемнедер күңел төшенкелеге биләп алган булса, ничек тә елмаерга тырышырга кирәк инде. Динебез буенча да елмаю – сөннәт!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү