12 гыйнвар – Россия Федерациясенең Прокуратура хезмәткәрләре көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Республика Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясенең Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбриклим, – диелгән котлауда. – Прокуратура, нигез салынганнан бирле, инде менә өч йөз елдан артыграк вакыт дәвамында, законның өстенлеген, кешеләрнең конституцион хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итеп, илнең хокук саклау системасының төп институтларыннан берсе булып тора.
Прокуратура хезмәткәрләре һәрвакыт профессиональлек, эшкә тугрылыклы, гадел һәм максатка омтылышлы булу, иң кыен хәлләрдә дә тиз һәм дөрес карарга килү осталыгы белән аерылып тора. Республика җитәкчелеге авыр, әмма мактаулы хезмәтегез, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүегез өчен эчкерсез рәхмәт белдерә.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек. иминлек һәм Ватаныбыз хакына һөнәри эшчәнлегегездә яңадан-яңа уңышлар телим!”
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat