Полиция хезмәткәрләре Казанда микрофинанс оешмасы офисына һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаган.
Кичкырын бер ир-ат Казанның Идел буе районында урнашкан офиска кереп, пычак белән янаган. Ул кассадагы бөтен акчаны чыгарып бирүне таләп иткән. Офис хезмәткәре, куркуга калып, кассадагы бөтен акчаны – 15 мең сумны биреп җибәргән.
Полиция хезмәткәрләре шаһитларны сораштырып, видеокамера язмаларын өйрәнгәннән соң ир-атны шул ук көнне Космонавтлар урамында тоткарлаган. Һөҗүм итүче Казанда яшәүче 30 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул гаебен тулысынча таныган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләп үтелгәнчә, моңа кадәр дә бу адәм шундый ук җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Ир-ат суд карары нигезендә кулга алынган. “Талау” статьясы буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип яза “Татар-информ”.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat