Балтач районының Чепья авылында “Рабига” мәчете төзелүгә – 20 ел. Шул уңайдан анда балалар, өлкәннәр арасында шахмат ярышлары узган. Мәчеткә нигез салучыларны искә алып, Рабига апа рухына дога кылганнар.
Чарада районның дин әһелләре, Рабига апаның якыннары – ул-кызлары, оныклары, авылдашлар катнашкан.
– Бик матур чара узды. Әниебезнең рухы шат булсын. Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырдык. Азан моңнары яңгырап, авылны нурга күмеп торсын, –ди Рабига апаның улы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев. – Әниебез 1925 елда туган. 7 сыйныфны бетергәч, колхозда эшли башлаган. Сугыш елларында тылдагы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә ул. Без бик яшьли әтисез калдык. Әниебез биш баланы аякка бастырды. Бик мәрхәмәтле иде. Ярышны оештыручы баш хөкемдар Илнур Мәрдановка, авылдашларга рәхмәт.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat