Россия Тикшерү комитеты рәисе СВОда катнашучы Татарстан кешесенә закон буенча тиешле фатир бирелмәүне шәхси контрольгә алган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының мәгълүмат үзәге үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
2023 елның мартыннан башлап егет торак урыннары белән тәэмин ителергә тиешле затлар исәбендә тора, ләкин үз торагын әлегә кадәр алмаган. Шул ук вакытта аңа әле төзелеп бетмәгән йорттагы торакка социаль наем шартнамәсе тәкъдим иткәннәр, һәм аның кайчан тапшырылачагы билгеле түгел.
Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга процессуаль тикшерүнең арадаш нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карар турында хәбәр итәргә кушты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat