Бүгеннән Казанда Вознесение трактының икенче өлеше түләүле режимда эшләячәк. Акчаны трассаның рәсми сайты аша түләргә мөмкин.
Җиңел машина йөртүчеләр өчен (I категория) Вознесение трактының икенче өлешеннән хәрәкәт итү – 90 сум, ә хәрәкәт күп булган вакытта (6.30–9.00 һәм 17.00–19.30 сәгатьләрдә) – 150 сум тәшкил итә. II категория йөртүчеләр өчен, вакытына карамастан, ул – 150 сум, III категория өчен – 250 сум, III категория өчен – 350 сум.
Юл аша узганнан соң 5 көн эчендә, трассаның рәсми сайтында, автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп, түләргә кирәк. Озакламый транспондерлар буенча түләү мөмкинлеге дә булдырылачак дип көтелә. Бу очракта түләү автомат рәвештә тотып калыначак.
Автомобиль хуҗасы юл аша узган өчен вакытында түләмәсә, административ җаваплылыкка тартылачак. Җиңел машиналар өчен штраф күләме – 1500 сум, йөк машиналары һәм автобуслар өчен – 5000 сум.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat