Синоптиклар Татарстан юлларында көчле бозлавык турында кисәтә

Якшәмбе, 12 гыйнварда, Татарстанда көндез сизелерлек явым-төшем фаразланмый.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, бүген көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исәчәк. Урыны белән ул секундына 13 метрга кадәр көчәю дә ихтимал.

Республикада һава температурасы ириән һәм көндез 0..-5 градус күрсәтәчәк, дип фаразлана. Синоптиклар машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда көчле бозлавык булу турында кисәтә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү