«Эшләрне алдан бетердек»: республикада ветеринария өлкәсе алдында нинди бурычлар тора?

Терлекләр арасында авырулар арта, алга таба эре хуҗалыкларга да таләпләр катгый булачак. Һәр малны, һәр йорт хайванын, һәр кош-кортны исәпкә алу һәм саклау да – ветеринарлар алдында торган зур бурыч. Башкарылган һәм башкарасы эшләр турында Министрлар Кабинетының Баш ветеринариясе идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Билгеле булганча, узган ел ветеринария тармагында иң зур эш терлекләрне, кош-кортларны, бал кортларын идентификацияләү булды.

Авыл хуҗалыгындагы терлекләрнең төп өлеше узган елның сентябренә кадәр теркәлгән иде инде. Атларны һәм бал кортларын идентификацияләү эше быел гына тәмамланырга тиеш булса да, без эшләрне алдан бетердек, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Аның сүзләренчә, малларын теркәтергә теләмәгән кешеләр дә очраган. Әйтик, Питрәч районындагы бер фермер белән судлашырга да туры килгән хәтта.

– Республикада ветеринария һәм башка хезмәт вәкилләрен ишегалдына үткәрми, терлекләре турында мәгълүмат бирми торган кешеләр дә очрый. Мондый очракта судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз, – дип ачыклык кертте Алмаз Хисаметдинов.

Быел исә ветеринарлар алдында торган төп бурычларның берсе – этләрне идентификацияләү. Дүрт аяклы дусларыбызны теркәү үз эченә уникаль сан язылган электрон чип куюны, этнең һәм аның хуҗасының мәгълүматларын федераль дәүләт мәгълүмати системасына кертүне ала. Эт туганнан соң 3 ай эчендә теркәлергә тиеш. Ветеринарлар бу чаралар сукбай этләрнең санын киметергә, югалган хайванның хуҗасын эзләп табарга, хуҗасының җаваплылыгын арттырырга ярдәм итәр, дип өметләнә.

Алмаз Хисаметдинов этләрне теркәү тәртибен дә аңлатып узды.

– Авылларда һәм зур булмаган шәһәрләрдә яшәүче эт хуҗаларына үзебез барып җитәргә тырышабыз. Шәһәрләрдәге этләрне теркәүне дә йорт ишегалдында ветеринарлар башкарачак. Чип куйдырыр өчен дәүләт яки шәхси ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә менә дәүләт системасына исәпкә куюны үзебез башкарабыз. Сораулар туган очракта, дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде ул.

Этен исәпкә куйдырыр өчен хуҗаның паспорты, ИНН, адресы, телефон номеры, булган очракта, этнең ветеринария паспорты кирәк булачак.

Журналистлар белән очрашуда терлекләр арасында очрый торган йогышлы авырулар турында да сөйләштеләр. Баш ветеринар әйтүенчә, әлеге вакытта Татарстан бик куркыныч һәм карантин кертү таләп итә торган авырулар буенча имин булып санала. Узган ел дуңгызларда Африка чумасы, кош гриппы очрамады. Кызганыч, бруцеллез мәсьәләсендә алай дип әйтеп булмый. Былтыр аның 4 очрагы теркәлде. Шуның икесе – шәхси хуҗалыкларда. Сүз уңаеннан, Россиядә бу авыруның 276 очрагы теркәлгән, 37 төбәк имин булмаганнар исемлегендә тора.

– Барлык очракларда да авыруның килеп чыгышы сәбәбе – читтән рөхсәтсез алып кайткан маллар. Бүген безне иң борчыган проблема – мөгезле эре терлекләр арасында бруцеллез авыруы. Ул безнең республикада соңгы 30 елда булмаган иде. Соңгы ике елда килеп чыга башлады. Аны булдырмас өчен, без барлык терлекләрне дә тикшерәбез, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Әлеге куркыныч авырудан саклануның бер ысулы – сөтчелек комплексларын биологик саклау. Аерым алганда, хуҗалыкны коймалап алу, дезинфекцияли торган барьер көйләү, санитария буенча тикшереп кертү, карантин мәйданнарын булдыру. Тик әлегә бу шартларга республикадагы сөтчелек фермаларының 20 проценты гына туры килә.

– Моның төп сәбәбе – җитәкчеләрнең бүгенге вазгыятьне аңлап җиткермәвендә. Бу эш күп чыгымнар сорый, дип әйтмәс идем. Бүген бездә төзелгән сөтчелек комплексларының бәясе белән чагыштырганда, ул – бик кечкенә чыгымнар. Сөтчелек комплексларының бәясе 1–10 млрд сумны тәшкил итә. Ә без сораган таләпләрне үтәү өчен 20–30 млн сум акча кирәк. Бу – сөтчелек комплексларын саклап калу өчен эшләнә торган эш. Шуны аңларга кирәк: алга таба моннан башка берничек тә булмаячак, – диде баш ветеринар.

 

 

Ветеринария саннарда

Маркировкаланган терлек саны

Мөгезле эре терлек – 771 125

Атлар – 25 819

Дуңгызлар – 410 061

Йорт кош-корты – 16 954 150

Мөгезле вак терлек – 171 686

 

Читтән кертелгән терлек саны

– Мөгезле эре терлек – 34 111 баш, 760 ы – чит илдән кайтарылган.

– Дуңгызлар – 166 816 баш

– Кош-корт – 5 809 614 баш

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү