Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда күчемсез милекне күбрәк Башкортстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия һәм Ульян өлкәсеннән сатып алганнар. Бу хакта Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Ведомстводан алынган мәгълүматларга караганда, 2024 елда Татарстан Росреестрына экстерриториаль принцип буенча 4665 мөрәҗәгать теркәлгән.
«Милеккә сорау Казанда (1539 мөрәҗәгать) зуррак», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук, Чаллыда (350 мөрәҗәгать) һәм Яшел Үзәндә (342 мөрәҗәгать) милеккә ихтыяҗ күбрәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat