Балтач кызы өч алтын медаль иясе булды

Шушы көннәрдә Зәйдә чаңгы буенча республика беренчелегенә үткән ярышларда Балтач кызы, спорт мастерына кандидат Алия Исрафилова өч алтын медаль яулады.

17-18 яшьлек кызлар арасында 10 км ирекле, 5 км классик стильдә һәм классик спринтта Алиягә тиңнәр булмады. Казан Олимпия мәктәбе спортчыларын да артта калдырып, ул өч ярышта финиш сызыгын беренчеләрдән булып үтә.

Якташлары аңа Рәсәй күләмендәге ярышларда да уңышлар, җиңүләр тели

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү