Украина – Россия конфликты: чишелеш көтеләме?

Байден администрациясе Россия ягына таба соңгы саубуллашу сәламе юллады: Россия нефтенә яңа масштаблы санкцияләр кертте. Бу уңайдан «Российская газета»: «… самые масштабные после запрета на импорт нашей нефти странами ЕС и G7, а также введения потолка цен на экспортные поставки российской нефти и нефтепродуктов», – дип язды.

Тыюлар нефть экспортын 800 мең баррельгә киметер, диләр. Әлегә кара алтын бәяләре югары күтәрелә. Әмма күтәрелгән бәяләр Мәскәүнең югалтуларын каплап бетермәс, мөгаен. Илнең финанс хәле бик үк мактанырлык түгел. Крейг Кеннеди – «Morgan Stanley»ның элекке банкиры: «Россиягә финанс кризисы яный», – ди. Европаның икътисад күзәтүчесе Мартин Сандбу да безгә идарә ителгесез кредит кризисы юрый. Аларның фикерләрендә рациональ орлык җитәрлек.

Ил җитәкчелегенең дә, гади халыкның да өмете, Трамп инаугурациясеннән соң, Украина кризисы хәл ителмәсме дигән фикергә бәйле. Андый мөмкинлек Яңа ел алдыннан ук бер пәйда булган иде. 30 декабрьдә сугыш хәрәкәтләре туктаячагы турындагы хәбәр күпләрне дулкынландырды. Британиянең тышкы эшләр министры Лэмми конфликт апрельдә тынар дигән сүзләр әйтә. Кит Келлог (Украина һәм Россия мәсьәләләре буенча Трампның махсус вәкиле), сугышны Трамп Президентлыгының беренче 100 көнендә туктату – максат, ди. Трамп үзе дә Путинның очрашырга теләвен әйтә һәм күрешүне әзерләүләрен раслый.

Актив сугыш хәрәкәтләренең тукталуы Трамптан тормый, билгеле. Мәскәү һәм Киев хәл итәчәк барысын да. Келлог, мәсәлән: «Кешеләр аңларга тиеш: ул (Трамп) Путинга һәм россиялеләргә берни дә бирми. Ул Украинаның суверенитетын саклау һәм гаделлек тәэмин итү белән шөгыльләнә», – ди.

Трамп киңәшчесе Вольц та: «Трамп Путинны сөйләшү өстәленә утыртыр өчен, Украинага еракка ата торган коралга чикләүне бетерергә әзер. Украина позициясен яхшырту өчен энергетик санкцияләр дә әзерләнә», – ди. Күрәбез, без көткәнчә шома гына бармый барысы да. Бер нәрсәне искә төшерик: Трамп беренче срогында Путин белән бер очрашты һәм андагы килешүләрнең берсе дә үтәлмәде диярлек. Шулай да конфликтның җәйгә кадәр тукталуын фаразлыйк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү