Яңа елның беренче көннәрендә дөньяның әле бер, әле икенче почмагына фетнә очкыны төште. Бухарест урамнарында ультрауң сәясәтче Джорджеску тарафдарлары гамәлдәге Президент Клаус Йоханнис отставкасын таләп итеп шаулады. Джорджеску сайлауның беренче турында зур өстенлеккә ирешеп, икенче турда җиңү мөмкинлеге яулаган кандидат иде.
Рәсми румын җитәкчелеге, ат йөреше ясап, икенче турны булдырмый калды. Нәтиҗәдә фашист карашлы сәясәтче хакимлек капкасы төбенә килеп җиткәч кенә җиңүдән коры калды. Румыннар икенче турны үз ихтыярлары белән генә туктатмады, Евросоюз җитәкчелеге кушканны үтәделәр. Европаның башка илләрендә дә ультрауңнар хакимлеккә омтыла. Алманиядә «Германия өчен альтернатива» партиясе популярлык яулый. ЕСның элекке комиссары Тьерри Бретон бу уңайдан немец сайлавын туктату турында уйлана: «Без моны Румыниядә эшләдек һәм, мөгаен, кирәк булса, Германиядә дә эшләргә туры килер», – ди.
Монголиядә хөкүмәткә каршы протестлар белән урамнар тулды. Әлегә гыйсъянчыларны беркем дә кумый. Фетнәнең сәбәбе – Улан-Баторны иңләп алган сөрем – хакимиятне алыштырып кына бетә торган түгел. Кытай шәһәре Пучэнда тулай торакта бер студентның үлеме массакүләм протест китереп чыгарды. Урамга чыгучылар хакимиятләрне үтерү очрагын яшерүдә гаеплиләр.
Мисырның социаль челтәрләрендә «Синең чиратың җитте, диктатор» дигән хэштег популярлык яулый. Сисины бәреп төшерү өчен, кораллы төркем оештырылуы дә мәгълүм. Ләкин илдә революцион вазгыять өлгерүе сизелми әле.
Кытай–Америка мөнәсәбәтләре киеренке. ФБР директоры Кристофер Рэй Кытайның АКШ инфраструктурасына һөҗүм итәргә әзер булуын белдерде. Сүз киберһөҗүм турында бара. Әлегә американнар Лос-Анджелестагы гасыр янгынының сәбәпләрен ачыклый алмыйлар. Берничә ут төртүче тотылуга карамастан, чит планета вәкилләре һөҗүме турындагы фантастик вариант та ярымрәсми рәвештә алга сөрелә.
Ак йортка юл тоткан Трамп администрациясе Газзәдәге суешны туктатуга ирешер төсле. Бу көннәрдә Катарда мөһим сөйләшүләр бара һәм алар нәтиҗәле булырга охшаган. Трамп Нетаньяхуга шалтыратып, инаугурациягә кадәр килешү төзүне таләп итте дигән хәбәрләр бар. Тотыкларны азат итү бәрабәренә Газзәдән Израиль гаскәрләре чыгарылырга тиеш. Трамп социаль челтәрдә Нетаньяхуны Гыйракта һәм Сүриядә сугыш оештыруда гаепләгән видео элде. АКШ икътисадчысы Джеффри Сакс: «Бу шайтан (Нетаньяху) безне бетми торган сугышларга тартып кертә», – дип белдерде. Тармп Газзә өчен тынычлык күгәрчене була алырмы, якындагы көннәрдә белербез.
Фото: Majdi Fathi/NurPhoto via Getty Images
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat