Каләме – кылыч, яшәве – яу кыры: күренекле шагыйрә Нәҗибә Сафинаны соңгы юлга озаттылар

Татар әдәбияты янә югалту кичерә. 11 гыйнвар таңында күренекле татар шагыйрәсе, журналист Нәҗибә Сафинаның бакыйлыкка күчүе билгеле булды. Мәрхүмәне 12 гыйнварда туган ягында – Башкортстанның Яңавыл районындагы Кисәк Каен авылы зиратында, әти-әнисе һәм бертуганы Назыйм янәшәсендә җирләделәр. 2 мартта аңа 76 яшь тулган булыр иде…

Чын кеше

«Нәҗибә апа «Ватаным Татарстан» газетасы турында бик олылап сөйли иде». Хезмәттәшебез Фәния Әхмәтҗанова редакциябездә еш кунак булган Нәҗибә Сафинаның, бүлмә уртасына басып, сүз алган көннәрен җылылык белән искә ала.

– Газетабызны ярата иде ул. Шуңа күрә үзе дә редакциягә килеп чыккалады. Декабристлар урамында чагында ешрак иде, әмма бүгенге адрес буенча да юлын өзмәде. Утырып та тормый иде ул. Бүлмә уртасына диярлек басып, моң-зарларын җиткерергә дә, сөенечләре белән уртаклашырга да, яңа шигырьләрен укырга да өлгерә иде. Йөрәге әрнегән чаклары да еш булды. Бигрәк тә «Мөдәррис Әгъләмнең дөньяга чыгарга өлгерми калган шигырьләрен үзенеке итеп, кеше булып йөри инде» дигән сүзләрне авыр кичерде ул. Үз сүзен курыкмыйча, үзәкләргә үткәреп әйтүче шәхес булды Нәҗибә апа. Шуңа күрә күпләргә ярап та бетмәгәндер. Шул ук вакытта бик гадел иде ул. Мондый сыйфатларга ия булу бар кешегә дә бирелми. Әмма өлешчә булса да, барыбызга да шулай яшәргә өйрәнергә кирәктер. Нәҗибә апа кебек чын кеше булып калу өчен кирәк бу.

«Милләт вөҗданының уяулыгы сагында торды»

Каләме – кылыч, яшәве – яу кыры, дошманы милли мәсьәләләрдәге битарафлык иде аның. Мәрхүмә белән күрше йортларда яшәгән шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Нәҗибә Сафинаны әнә шулай тасвирлый.

– Нәҗибә апа белән без Авиатөзелеш районында күрше йортларда, бер ишегалдында яшәдек. Соңгы елларда мин дә, ул да башка җиргә күченсәк тә, ике-өч айга бер күрешеп серләшә, бер-беребезгә яңа шигырьләр укыша торган идек. Аның «Татмедиа» бинасына килеп, редакцияләрне айкап, рус телле вахтерларны татар теленә өйрәтеп, «кайсы республикада яшәүләрен» исләренә төшереп, ярсыган, тынгысыз җанын бушата торган гадәте бар иде. Нәҗибә апабыз һәрвакыт әдәбият белән кызыксынучы, әдәбиятка килүче яшьләргә хәерхаһ булды. Минем дә «Ризасызлык» китабым дөнья күргәч, «Фәнил Гыйләҗиның «Ризасызлыгы»ннан мин риза» дип, зур мәкалә язып, Татарстан Язучылар берлегенә алырга тәкъдим итүчеләрнең дә берсе булды ул, – дип искә ала Фәнил. – Нәҗибә апа соңгы шалтыратуында балабыз тууы белән тәбрикләде, матур теләкләрен җиткереп, хатыныма сәламнәр әйтте һәм «Миңа бит әле, энем, теге дөньяга путевка бирделәр. Яшәсен яшәдем, ашыйсын ашадым. Үлемгә фәлсәфи карыйм. Җиргә килгән һәр кеше җирдән китәргә тиеш!» – дип, телсез калдырды. Күрәсең, бу аның хәллерәк чагында бәхилләшеп шалтыратуы булган. Ни кызганыч, аның белән күрешеп бәхилләшә алмадым… Ә 11 гыйнвар иртәсендә без кайгылы хәбәр алдык. Милләт вөҗданының уяулыгы сагында торган, халыкны мәрттән уятырга омтылган, үзенә һәм сүзенә беркайчан хыянәт итмәгән ялкынлы шагыйрь, күп кенә соры җыеннарыбызга үзенчә ямь өстәүче каләмдәшебез, хөр йөрәкле әйдаманыбыз, болай да саегып калган сафларыбызны тагы да сирәгәйтеп, арабыздан китте. Киләчәктә, Нәҗибә апаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Авиатөзелеш районындагы Социалистическая урамы, 7 йорт диварына элмә такта булдырылсын иде, ә шул урамның башындагы 10 нчы гимназиягә аның исеме бирелсен иде. Әлеге мәктәп бусагасы, мөгаен, Казанда аның тарафыннан иң еш тапталган бусагаларның берсе булгандыр.

«Битарафларны җене сөймәде»

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева Мөдәррис Әгъләм һәм Нәҗибә Сафинага бәйле хатирәләрен яңартты.

– Нәҗибә апа белән «Ялкын» журналы редакциясендә эшләгәндә аралаша башладык. Без әдәбият бүлеге мөхәррире Фәйрүзә апа Мөслимова белән бер бүлмәдә утырабыз. Аның яныннан язучылар өзелеп тормый. Көн саен булмаса да, көнаралаш диярлек җил-җил атлап, плащын җилбәгәй җибәреп, Мөдәррис абый, аның артыннан, тәгәрәп, Нәҗибә апа килеп керә. Аерым-аерым килсәләр, аннары ишектән баш тыгып, бер-берсен эзләп йөриләр. Аларның бөтен дөньясын шигырь белән изгән, шигырь белән баскан иде. Юлда да, өйдә дә, Аккош күлендә дә гел шигырь укып, шигырь сөйләп яшиләр иде алар. Бөтен сүзләре шул хакта булыр иде, – дип искә ала ул. – Нәҗибә апаны тел, милләтнең киләчәге, милли мәгариф темасы һәм Башкортстандагы татарлар язмышы бик борчыды, әрнетте. Әле 2000 еллар башында ук, Башкортстанга барган саен, үзен саклап йөрүләре, очрашуларын өзүләре турында сөйли иде, андагы татарларны якламаганга, Татарстан җитәкчеләренә рәнҗи иде. Нинди генә очрашу булмасын, кайда гына, нинди темага гына сөйләмәсен, ул сүзен барыбер милли мәгариф темасына күчерә иде. Бездән тормый бит, диючеләрне эт итеп сүгә иде. Битараф түгел иде ул, тормыштагы һәр вакыйгага үз фикере бар иде аның, битарафларны җене сөймәде.

***

Нәҗибә Сафинаның урыны җәннәттә, рухы шат, караңгы гүрләре якты булсын.

 

Мин бу җирдән күпме язлар алдым,

Күпме назлар алдым мәхәббәттән.

Җәйләреннән күпме җылы алдым,

Сагышларым Иделләргә салдым.

 

Күпме серләремне сыйдырды ай,

Давылларда күпме ярсуларым!

Күкрәүләрем күкрәгемә сыймый,

Ташкын иттем күпме кар суларын…

 

Яфрак-йөрәкләрнең өсләренә

Басып йөрдем сары көзләрдә лә.

Күпме нурлар, җылы елмаюлар

Өзеп алдым ачык йөзләрдән дә.

 

Җылыттылар мине, өшеттеләр,

Яраттылар мине, тараттылар…

Йолдызлы күк дигән мәңгелекнең

Күзләренә хәтта караттылар.

 

Мин бу җирдән шулкадәр күп алдым, –

Бурычлы мин җиргә, зур бурычлы.

Ә калдырып китәм куенымдагы

Туган туфрагымнан тик бер учны…

 

Җирнең ярасына сипсәгез лә…

Бурычымны гафу итсәгез лә…

 Нәҗибә Сафина

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү