Коточкыч юл һәлакәтендә 19 яшьлек биюче егет үлгән

Башкортстанның Иглин районындагы коточкыч юл һәлакәтендә биюче егет һәлак булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

7 гыйнварда көндезен  Уфада яшәүче 19 яшьлек егет Охлебин авылыннан чыккан юлда һәлакәткә очрый: ул Toyota Land Cruiser Prado машинасы белән идарәсен югалтып,  юл кырыена төшкән һәм агачка бәрелгән. Салондагы 19 яшьлек пассажир егет һәлакәт урынында ук үлгән.

Егетнең биюче булуы мәгьлүм.  Ул Охлебин авыл янында комплекста дуслары белән ял иткәннән соң, икенче көнне көчле буранда кайтырга чыккан булган. Тик кайтып кына җитә алмаган: фаҗигага юлыккан. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга 200ләп кеше җыелган.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү