Рөстәм Миңнеханов БПЛА һөҗүме турында: Зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иртән Казан янында пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр булмавын әйтте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Беспилотник һөҗүме нәтиҗәсендә чыккан янгын урынына бардым. Янгынны сүндерү өчен экстрен хезмәтләр ашыгыч рәвештә урынга килде. Докладлар тыңладым, зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк. Шәһәрдәге барлык оешмалар да штат режимында эшли», – диде Рөстәм Миңнеханов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү