Юл хәлләре. Машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә!

Уяу булырга кирәк! Машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә! Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гариповның юл иминлегенә багышланган очрашуларда даими әйтелгән шул сүзе бу юлы да еш яңгырады. Юлдагы вазгыять тә бу сүзләрнең хаклыгын раслап кына тора. Яңа елның 12 көнендә Татарстан юлларында 68 авариядә 14 кешенең гомере өзелгән. Узган ел яллары белән чагыштырсак, һәлакәтләр кимегән, ә корбаннар саны арткан. Иминлек кем кулында?

Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, юл фаҗигаләренең күбесе элеккечә үк, каршы якка чыгу, тизлек арттыру, җәяүлеләрне таптату аркасында килеп чыга.

– Кызганыч, Яңа елны иске проблемалар белән башладык. Гыйнвар башыннан бирле теркәлгән юл һәлакәтләренең күбесе элеккечә үк, нигездә, каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан. Яңа елның беренче көнендә үк шул сәбәпле Югары Ослан районында ике яшь кешенең гомере өзелде. Икенче гыйнварда Лаеш районында ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтенең дә сәбәбе – нәкъ менә каршы якка чыгу, – ди республиканың баш дәүләт автоинспекторы.

Юл сагында торучыларның үзәгенә үткән тагын бер мәсьәләгә – җәяүлеләр иминлегенә дә тукталды ул. Шундый аянычлы очракның соңгысы узган ялда Казанда теркәлде. Башкаланың Серов урамында «КАМАЗ» машинасы 74 яшьлек әбине бәрдергән. Пенсионер светофорның кызыл төсенә юлны йөгереп чыкмакчы булган. Аңа кадәр Югары Ослан районында Идел күперендә урнашкан ГАИ посты янында ук диярлек йөк машинасы җәяүле кичүеннән чыгып барган 24 яшьлек хатын-кыз белән аның биш яшьлек кызын бәрдергән. Әни кеше ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.

– Бу очракта күп нәрсә җәяүленең үзеннән дә тора. Юлга чыгар алдыннан машиналарның ахыргача туктап беткәнме-юкмы икәнлегенә инанырга кирәк. Үз чиратында, машина йөртүче дә кышкы юлда тиз генә туктап булмавын чамаларга тиеш, – ди Рөстәм Гарипов. – Киемдә яктылык кайтаргычлар да булсын. Бу хакта гел әйтә киләбез. Соңгы арада йә яңгыр, йә кар ява. Мондый көйсез һава торышы сакланганда, бигрәк тә кичке якта җәяүлеләрне күреп бетереп булмый. Балаларга да юл йөрү кагыйдәләрен яхшылап аңлатырга, мәктәпкә бару-кайту юлын бергәләп узарга кирәк.

Соңгы арада теркәлгән фаҗигале очраклар бу кагыйдәләрне өлкәннәргә аңлатуның да артык булмавын күрсәтә. Рөстәм Гарипов та әби-бабайлар катнашындагы юл фаҗигаләрен киметүдә аларның балаларына, оныкларына зур өмет баглый.

– «Ник юлны тиешле җирдән чыкмыйсыз?» – дип өлкәннәрдән сорасаң, «Анда барырга ерак, аякларым авырта», – диләр. Шуңа күрә аларга болай фикер йөртүнең дөрес түгеллеген кат-кат әйтеп, кисәтеп торырга кирәк. Алар кирәксә-кирәкмәсә юлга чыкмасын өчен, кирәк җирләренә алар урынына балалары барып кайтса да яхшырак булыр. Шул ук азык-төлекне алып килеп бирүнең дә бернинди авырлыгы юк. Өлкән яшьтәге җәяүлеләр еш кына үзләренең генә түгел, машина йөртүченең дә язмышын җимерә бит, – ди баш дәүләт автоинспекторы.

Рөстәм Гарипов 9 гыйнвар көнне Казанда булган тагын бер фаҗигане искә алып узды. Башкаланың Яңа Аракчино бистәсендә 20 яшьлек кыз, машинага бәйләнгән тюбингта утырып барганда, юл билгесе урнаштырылган баганага бәрелеп һәлак булды.

– Тюбингларның зыяны, аларны теләсә кая тагып йөрүнең куркыныч булуы турында гел сөйләп, кисәтеп торабыз. Фаҗигаләр генә кимеми. Узган ел шундый аянычлы хәл Краснодар краенда теркәлгән иде. Хәзер үзебездә дә шундый ук фаҗига. Машинага тюбинг тагып, анда кеше утыртып йөртүнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын рульгә утыручы үзе дә чамаларга тиеш бит инде. Бу фаҗигадән соң автомәктәпләргә дә хат юлладык. Шул хакта күбрәк сөйләсеннәр, булачак машина йөртүчеләрнең аңына сеңдерсеннәр иде, – ди Рөстәм Гарипов.

Башкалада юл кырыенда торган йөк машиналарына да көн бетәр кебек. Күреп торабыз: еш кына нәкъ менә шушы машиналар юл фаҗигасенә сәбәп була. Төгәл нәрсә эшләргә җыенуларын әйтмәсә дә, баш дәүләт инспекторы бу өлкәдә дә тәртип урнаштырырга вәгъдә бирде.

– «Халык контроле» системасына да өмет зурдан. Гомумән, кеше кая гына барса, ни эшләсә дә, аның барлык гамәлләрен күреп торуларын белергә тиеш. Халыкның үзаңын да үзгәртәсе иде. Кеше юл кагыйдәсен штрафтан куркып түгел, ә нәкъ менә иминлек өчен дип үтәсен иде, – ди Рөстәм Гарипов.

 

Юлдагы вазгыять саннарда

  2025 елның 1–12 гыйнвары 2024 елның 1–12 гыйнвары
Һәлакәтләр 68 86
Үлүчеләр 14 8
Имгәнүчеләр 82 123

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү