Мая тузмасын заяга. Акчаны ничек сакларга?

Хәзерге икътисадый шартларда кулда булган акчаны теләсә ничек тотарга ярамаганын һәркем аңлыйдыр. Әнә бит: ил халкының 77 проценты быел мая туплавын дәвам иттермәкче. «Почта Банк» тикшерүләре шуны ачыклаган. Сораштыруда катнашучыларның яртысы уртача кеременең 510 процентын «финанс мендәре»н булдыруга тотмакчы. Мая туплау өчен күпләр тупланма счет (44,5%), кертем (26%), акция сатып алу (12%), озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасын (11%) сайлаган. Акчаның кадерле чагы шул.

«Финанс мендәре» төшенчәсе хәзер колак өчен ят сүз түгел инде. Ул – тормышта андый-мондый хәл килеп чыга калса (әйтик, эшсез калу, сәламәтлек белән проблемалар һ.б.) кулланыла торган акча. «Мендәр» астында күпме акча булырга тиеш икәне дә билгеле (хәер, күбрәк булган саен, яхшырак). Ай саен даими чыгымнарны (ашау-эчү, коммуналь хезмәтләргә, бар икән, кредит, ипотеканы түләү, дарулар сатып алу, балаларга тотылган чыгым) кушып, шуны алтыга тапкырлыйсы. Ни өчен алтыгамы? Белгечләр ким дигәндә ярты еллык мая булырга тиеш дип кисәтә.

«Финанс мендәре» = даими чыгымнар х 6 ай

Узган елның октябрь аенда РОМИР холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә генә карыйк. Илдә яшәүчеләрнең 51 процентында бернинди дә мая булмаган икән. Итәк-чабуларын җыеп йөрүчеләр быел артмагае, димәк.

«Финанс мендәре» дигәненең шул ягы бар: аңа нәрсә дә булса сатып алу өчен туплана торган акча итеп карарга ярамый. Бу акча һич кенә дә ремонт ясау, сәяхәткә бару, автомобиль алмаштыру өчен тотылырга тиеш түгел. Финанс киңәшчесе Ләйсән Халикова да шулай дип кисәтә.

– Күп итеп акча эшләүчеләр генә «финанс мендәре»н формалаштыра ала дип уйлаучылар бар. Бу – ялгыш фикер. Аз суммадан башлап, көндәлек тормышыбызга акча туплау гадәтен кертеп җибәрә алабыз бит. Әлбәттә, «мендәр» өчен иң яхшысы – керемнең 10 проценты. Эшләгән урында кыскартулар була калса, ниндидер проблема килеп туса, кулыгызда тотар акча булырга тиеш, – ди белгеч.

«Мендәр» туплауны нәрсәдән башларга соң? Иң элек, әлбәттә, керем-чыгымнарны барларга кирәк.

– Бер айлык барлык чыгымнарыгызны язып, сатып алынган товар, продукция һәм башка кирәк-яракларның чекларын җыеп барырга була. Банк картасы «тарихы»н карарга, андагы «керем» һәм «чыгым» дигән бүлекләрне анализларга кирәк. Барлык керем-чыгымнарны барлагач, бер айга акчаның күпме өлеше нәрсәгә китүен ачыклыйсы. Бәлки әле баш тартып булырдай чыгымнар да ачыкланыр, – дип киңәш итә финанс белгече.

Ләйсән Халикова «мендәр»не туплап куйгач та, аның турында онытмаска киңәш итә. Акча санаганны ярата бит. «Финанс мендәре»нең күләменә игътибар итү зарур.

– Кыска гына вакыт эчендә дә чыгымнар сизелерлек артырга мөмкин. Тормыш бер урында гына тормый. Бәяләр дә үзгәреп тора. Кичәге «мендәр»нең бүгенгә туры килмәве бик мөмкин. Бу очракта яңадан өстәрәк язып үткән алымнарны кулланып, керем-чыгымнарны барлап чыгарга кирәк булыр, – ди ул. – Әгәр дә кулыгызга өстәмә акча килеп керә икән (салым вычетын кайтардыгыз, ди, акча бүләк иттеләр, ди), «финанс мендәре»н калынайту хәерле булыр.

Кулдагы акчаны бер төрле ысул белән генә сакларга киңәш ителми. Финанс белгече бу очракта диверсификация ясау отышлы, ди белгеч.

– «Барлык йомыркаларны бер кәрҗиндә сакламаска» дигән кагыйдә бар. Ягъни акчаның бер өлешен – сумнарда, бер өлешен башка валютада сакларга була. Әмма «мендәр»дәге акчаны һич кенә дә кыйммәтле кәгазьләр, алтын һәм башка төр кыйммәтле металларда, бигрәк тә криптовалютада сакларга ярамый. Сүз уңаеннан, кулыгызда валюта бар икән, аны сатарга ашыкмагыз, – дип аңлатты ул.

Сан

Үзәк банк мәгълүматларына караганда, 2024 елда Татарстан халкының банкларда сакланган кертемнәре күләме беренче тапкыр 1 трлн сумнан артып киткән иде. Бер ел эчендә кертемнәр күләме 31 процентка арткан (803,5 млрд сумнан 1,05 трлн сумга кадәр). Банк кертемнәре күләме буенча Татарстан илкүләм рейтингта җиденче урында тора.

НӘРСӘГӘ АКЧА ҖЫЯСЫЗ?

51% – гаилә өчен «финанс мендәре» туплыйм

34% – торак сатып алырга телим

25% – балаларны укытырга акча җыям

8% – балага торак сатып алырга телим

* Шәхси банкларның берсе оештырган сораштыру нәтиҗәләре

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү