Хатын-кыз, Төркиядә кунакханә номерын сатып алмакчы булып, мошенникларга акча күчергән

Лаеш районында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз, янәсе, саклык акчасының кыйммәтен җуймас өчен, чит илдән күчемсез милек сатып алмакчы булган. Яңа ел бәйрәмнәрендә ул социаль челтәрләрдә Төркия кунакханәсендә бер номерның сатылуы турында белдерүгә юлыккан. Барысын да ачыклау өчен “сатучы” ир-ат белән элемтәгә кергән.

Аферист аңа күчемсез милеккә хокук турында ялган документлар җибәргән. Номер сатып алу өчен дүрт тапкыр дүртәр мең доллар күчерергә кирәклеген әйткән. Алыш-бирешне башлап җибәрү өчен задаток рәвешендә 500 мең сум юллауны сораган.
Хатын-кыз моңа ризалашкан, әмма үзенә күрсәтелгән счетка акча җибәрә алмаган. Банк, мошенниклыкка санап, акчаны күчермәгән чөнки. Ләкин үҗәт ханым, тукталып каласы урынга, акчасын электрон валютада күчереп куйган.
Ниһаять, акчаны юллаганнан соң, сату-алуның бөтен нечкәлекләренә төшенү өчен, кунакханә белән элемтәгә керәсе иткән. Ләкин аңа мондый ир-атны белмәүләре, номерларның сатылмавы турында әйткәннәр.
Полиция хезмәткәрләре ялган риэлторның Төркиядә теркәлгән номер аша шалтыратканлыгын ачыклаган. Акчаның исә Татарстаннан Сербия Республикасына җибәрелгәнлеге билгеләнгән.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү