«Тәмле Казан» фестивале җиңүчесе, шеф-повар Илшат Шакиров Кайбычка кайтып ресторан ачкан. Авыл яшьләренә үрнәк буласы, туклану тәртибен өйрәтәсе килә аның.
Илшат – Яшел Үзән районының Норлат авылы егете. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, әтисе белән кая укырга барырга икән, дип киңәшкән ул. Теләсәң, бар нәрсәне дә өйрәнергә мөмкин. Заманында әтисенең бабасы тирә-юньдә данлыклы пешекче була. Сәүдәгәрләрнең өйләренә барып пешереп йөргән. Шуны исә тотып, оныгы да Казанга пешекче һөнәренә укырга дип юл тота. Әмма аңа 11 нче сыйныфтан соң килергә кушалар. Ике елдан Илшат Казан кооператив техникумына укырга керә. Нияте – җәмәгать туклануы технологы белгечлеген алу. Егет әйтүенчә, техникумда уку мәктәпкә караганда авыррак була. Тәҗрибәле остазлар укыта, ә алар бик таләпчән. Бу елларда егетләр дә пешекче һөнәренә ешрак тартыла башлый. Ни өчен дигәндә, зур сәүдә үзәкләре ачыла, кафелар арта. Ихтыяҗ бар, кыскасы.
Студент вакытта «Шаляпин» ресторанында официант булып эшләгәндә яңа мөмкинлекләр ачыла егеткә. Хуҗасы пешекче урынын тәкъдим итә. Банкетларның берсендә егет Айрат Хәйрулинның шәхси пешекчесе белән таныша. Эштән китәргә икән исәбе, үзенә алмаш эзли. Илшат ризалаша. Ял көннәрендә Хәйруллиннарга барып, тәмле сыйлар әзерли. Гаилә зур, еш кына дуслары җыела. Илшат андагы мөнәсәбәтне бик җылы хисләр белән искә ала. Беренче ризыгын әле дә хәтерли: кичке ашка – сыер ите. Биредә 11 ел буе шактый тәҗрибә туплый егет. Шул ук вакытта ресторанда эшләвен дә дәвам итә, югары белем ала. Мәскәүгә, Венгриягә стажировкаларга бара. Заманча технологияләрне башта эшендә кулланса, хәзер үз ресторанында кирәге чыга.
Әмма көннәрнең берсендә тормышының аскы өскә килә егетнең. Сәбәбе – сөйгәне белән кавышу. Хатыны Назлым – Кайбыч кызы. Өйләнешкәч, туган якларына кайтып китәләр. Яшь гаилә эшне чәчәк бизнесыннан башлый. Башта Норлат авылында, аннан бер елдан Кайбычта чәчәк кибете ачалар. Менә инде алар алты ел шушы шөгыльне якын итә. Үсентеләр дә үстереп саталар.
– Элек авыл халкының чәчәккә исе китми иде. Хәзер үзгәрделәр: бәйрәм, туган көннәрдә бүләк итәргә тырышалар. Шәһәргә китүчеләр дә сорый әле. Авыл җирендә бәясе күпкә арзан чөнки. Табышы бар, – ди Илшат. – Тормыш матди яктан рәтләнеп киткәч, буш вакыт күбәйде. Бер ел элек район башлыгына барып, кафе ачарга урын сорадым. Пицца, шаурма сатудан башларга уйлаган идек. Ул безгә иске кибетне тәкъдим итте. Аны башта төзекләндерергә туры килде. Аннары акрынлап эшкә керештек. Җиңел булмады. Беренчедән, яңа эш ачтык. Икенчедән, көндәшләр дә бар. Район үзәге булгач, авыллардан да төшке ашка киләләр. «Ватсап»тагы төркемебезгә 540 кеше язылган. Шунда ризык төрләрен җибәрәм. Ресторанга көнгә 70–80 кеше керә. Банкетлар, туган көннәр үткәрергә дә булышабыз.
Ашарга керүчеләрне озак көттермичә, тиз генә әзерләп бирергә! Пешекче өчен иң мөһим кагыйдәләрнең берсе бу. Өйрәнгән яңа технологияләре дә шундый мөмкинлек бирә. Җитезлеге дә җитә поварның. Илшат кайнар цехта эшләсә, салатлар ясарга ярдәмчесе бар.
– Яхшы пешекче сыйфатлы ризык белән эшләргә тиеш. Бар кешене дә тигез күрергә тырышам. Министрмы, түрәме, гади хезмәт кешесеме – барысы да бер. Киемгә карап каршыламыйбыз. Канәгать калса, кеше кабат килә. Ризыкны төрләндерәбез, менюны яңартабыз. Көн буе плитә янында басып тору җайлы түгел. Җаваплылык зур. Әмма һәр рәхмәт арыганнарны оныттыра, – ди Илшат.
Шакировлар авылга кайтканнарына бер дә үкенми. Саф һава, тыныч, стресс юк, туганнар яныңда. Кеше синең кадереңне белә. Ә шәһәрдә сине берәү дә белми. Яшәү дә шәһәрдәге кебек кесәгә сукмый. Менә шундый кыйммәтләр тота аларны авылда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat