Бер күршем бар минем. Ихлас шундый, самими. Миннән күпкә яшьрәк инде, утыздан өстә генә. Әллә кайдан сәлам биреп тора. Аның исәнләшүе дә гади генә түгел. Хәер, гади инде. Сүзләре гади. Ә балкып торуы гади түгел, «Сәлам, Марат абый, хәлләр ничек?» – дип килеп күрешүе үзе бер тылсым кебек тоела. Ул шундый якты, ягымлы, ихлас. Аның белән исәнләшүдән генә дә мин үземнең моң-зарларымны онытам. Мин дә яктырып калам. Тормыш бөтенләй икенче булып тоела. Дөньяның шундый саф күңелле кешеләре дә бар бит, мин шулар арасында яшим бит, дип уйлыйм. Моны тоюдан күңелгә нур бөркелә. Дөнья яктырып китә. Тормыш матур булып күренә.
Ул минем язучы икәнне белә. Мин алып барган концертларны да күргәне бар икән. Китапларны интернеттан алып та укыган. Ошаткан. Шуңа гел хәлемне белеп тора.
– Марат абый, берәр ярдәм кирәкмиме? – дип кенә тора.
Бәхеттер инде бу, бер карасаң. «Ярдәм кирәкмиме?» – дип сораучылар бик күп. Мин, нинди чагым булса да: «Юк, кирәкми, рәхмәт!» – дип җавап бирәм. Кайвакыт шуңа күрә ярдәм тәкъдим итәләрдер кебек тоела. Тәкъдим итүләре әйбәт.
Бер мәлне теге егеткә әллә нәрсә булды. Мин кичкырын кайтам, бу подъезд алдында сыра эчеп тора. Подъезд алдында сыра эчүчеләр мәңге бетми инде ул. Пенсионерлар дөнья хәлләрен сөйләшә, ачыган алкашлар да булгалый, болай гына, эш көненнән соң йомшарып алучылар да очрый. Ә бу егетне шулар арасында күрү минем өчен гаҗәп тоелды.
Алай гына түгел бит әле. Ул минем белән элеккечә якты итеп килеп күрешә, хәлләрне белешә, сыйларга тели. Мин эчүдән баш тартам. Ул кыстарга тырыша:
– Әйдә инде аз гына, Марат абый…
Мин үземне фәрештә дип уйламыйм инде. Салган чаклар да булгалый. Салудан бигрәк, эчү турында язылган әсәрләрем күп. Шуңа кайберәүләр: «Ул эчәргә ярата», – дип дан чыгарырга да тырыша. Яратам. Ләкин үземә кирәк чакта. Ә болай… Мин кайвакыт әйтеп тә куям: «Эчкечелеккә бирелсәм, мин болай яза алмас идем. Ә әлегә… Сез мин язганнарны дөрес итеп күчереп тә язалмыйсыз». Шундыйрак хәл инде. Кешенең «ул эчә» дигән данын чыгару җайлы. Ләкин дан таратучылар – бер хәл, син – икенче. Син һәрвакыт үз халәтеңә үзең хуҗа булырга тиеш. Хәер, бу эчүгә генә кагылмый. Язучы һәрвакыт үз урынын һәм үз вакытын тоеп яшәргә тиеш. Язучылык ул һөнәр генә түгел, ул – яшәү рәвеше.
Ә бу егетнең сүзләре мине уйланырга гына мәҗбүр итә. Эшендә бик яхшы егетләр исәбендә булган, һәрвакыт балкып торган егет ник әле шулай көн саен сыра чөмерүчеләр армиясенә килеп кушылды икән?
Сәбәбе гади генә булып чыкты. Гаиләсе белән бозылышканнар икән. Юк, бозылышып кына калмаганнар, аерылышканнар. Үзе әйтте:
– И Марат абый, син аптырыйсыңдыр инде. Без бит аерылыштык, – диде.
Мин башта аңлый алмыйчарак тордым. Ул балалары белән шулкадәр ихлас итеп уйный, үзе дә балага әйләнгән кебек тоела. Минем бу уенны балалар мәйданчыгында сокланып күзәткәнем бар иде. Хатыны белән шулкадәр әйбәт мөнәсәбәттә, пар күгәрченнәр кебек дип әйтәм инде, бүтән чагыштыру башка килми, гөрләшеп кенә торалар. Үзе дә көненә әллә ничә тапкыр тулы пакетлар күтәреп өенә кайта. Монысын мин аеруча хөрмәт итәм, чөнки үзем дә шундыйрак: суыткычны ирләр тутырырга тиеш, шунда гына хатыннар тәмле ризык әзерли ала, дип уйлыйм.
Менә шундый асыл ир хатыныннан аерылган. Бер атна тирәсе подъезд алдында сыра чөмерде бу. Мин аны кулымнан килгәнчә юатырга тырыштым:
– Бетеренмә болай. Юкка чыгарма үзеңне. Балаларыңны кара.
Ә ул моңсу гына каршы төште:
– Балалар белән күрешергә дә рөхсәт юк әле… Сагындым шундый…
Соңыннан эчүен ташлады. Элеккечә исәнләшеп йөрсә дә, һәр хәрәкәтендә ниндидер моңсулык, адашкан кешедәгечә таркаулык бар иде. Эшенә бара, кайта, тәмәке тартып торабыз. Мин аны юаткан булам. Киңәшләр биргән булам. Син өметеңне өзмә әле, хыянәт итешмәгәнсез бит, яңадан тормыш көйләүгә дә мөмкинлек чыгар әле, дим. Юатуның файдасы юк инде мондый чакларда. Син үзеңне тарихсыз калган халык, үткәне җуелган шәхес кебек тоясың. Җуелган да түгел хәтта, үткәненең бөтен мәгънәсе сыгып алынган кебек. И, ул халәтне берничек тә аңлап та, аңлатып та булмый инде…
Беркадәр гомер узды. Мин авылга кайтып озак кына торып килдем. Теге егет күренмәде. Ә бер мәлне…
Ә бер мәлне ул Казан урамында минем яннан узып барган җирдән машинасын туктатып яныма килде. Балкып килә шундый: колачлары җәелгән, күзләрендә – очкын, йөзендә – елмаю.
– Марат абый, сәлам! Хәлләрең ничек?
– Әйбәт кенә. Үзең ничек соң?
– Без бит бергә яши башладык. Гаилә белән. Синең киңәшләреңне тоттым мин. Әйбәт килеп чыкты. Хәзер без бергә. И Марат абый, рәхмәт сиңа!
Минем дөньям теге вакытлардагы кебек балкып китте. Тормыш матур булып күренде. Тик мин үземнең нинди киңәшләрем белән ярдәм иткәнемне генә аңлый алмадым. Әйе, мин аның яклы идем. Чит хатынга карамасын, үз гаиләсенә ачкыч тапсын дип уйлый идем. Үз хатының, үз балаларың белән яшәү әйбәт бит инде ул. Шул хакта әйткәнмендер инде, бәлки. Тик ул нибары сүз генә бит…
Ләкин аны минем сүзләрем түгел, ә кабат үз гаиләсе белән яши башлавы балкыта иде. Үз гаиләң – үз гаиләң инде ул. Яратып өйләнгән хатының, мәхәббәттән туган балаларың… Мин һәркемгә шундый бәхет телим. Бәхетле кешеләрнең нуры кемгәдер төшми калмый ул…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat