Казанда «Кремль» метро станциясендә состав алдына егет егылып төшә. Электропоезд машинисты туктап өлгерә, нәтиҗәдә егет исән кала.
«Электропоезд машинисты ашыгыч рәвештә тормозга баса. Егет исән», – дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә. Бу хәл килеп чыгу шартларын полиция тикшерә.
Казан метрополитенындагы инцидент белән бәйле рәвештә хәрәкәт 9 минутка тоткарланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat