Үзәк Банк әйләнешкә Каюм Насыйрига багышланган көмеш тәңкә чыгарды

Россия Үзәк банкы бөек татар галиме-мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган көмеш акчаны әйләнешкә керткән. Бу хакта “Татар-информ” банкның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

2 сумлык акча бу. Атаклы мәгърифәтченең тууына 200 ел тулуга (быел билгеләп үтәчәк) багышлап, “Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә эшләп чыгарылган.
Тарихка күз салсак, Каюм Насыйри татарлардан иң беренче буларак еллык өстәл календаре рәвешендә вакытлы матбугат чыгара башлаган. Вакытлы басма 1871 елдан – “Казан календаре”, 1878 елдан – “Календарь” исемендә 1897 елга кадәр чыгарылган. Галим “Таң вакыты” исемендәге газетага нигез салмакчы булган, әмма бу хыялы тормышка аяшмыйча калган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү