Тюбинг, «ватрушка», кабартылган чана… Әлеге күңел ачу төрен кышын балалар да, өлкәннәр дә үз итә. Әмма саклык чараларын үтәмәү аркасында ел саен дистәләгән кеше имгәнә. Араларында һәлак булучылар да юк түгел.
Казандагы 12 нче номерлы клиник хастаханәсенең травматология пункты мөдире Илназ Сабиров белән «ватрушка»да шуганда саклык чаралары турында сөйләштек.
– Быел тау шуганда имгәнеп, мөрәҗәгать итүчеләр күпме?
– Гаҗәп, әмма быел кабартылган чанада шуып имгәнү аркасында травматология пунктына эләгүчеләр юк диярлек. Узган елларны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән күпләп мөрәҗәгать итәләр иде.
Күпме кисәтсәң дә, бала-чага, хәтта өлкәннәр дә кагыйдәләрне бозарга ярата. Тюбингта тормоз җайланмасы юк, шуңа күрә таудан төшкәндә, барысы да уңышлы булыр, дип 100 процент гарантия бирү мөмкин түгел. Тау белән генә чикләнеп калмаучылар да бар. «Ватрушка»ны машинага тагып, югары тизлектә җилдертүчеләр арта. Мондый күңел ачу төре юл-транспорт һәлакәтендәге кебек җәрәхәтләргә – сөякләр сыну, сеңер тартылу, баш сөяге һәм ми җәрәхәтләре, умыртка баганасы имгәнүгә кадәр китерергә мөмкин. Кызганыч, үлем белән тәмамланган очракларны да ишетәбез.
– Тюбингта шуу кагыйдәләрен искә төшерегез әле.
– Чаңгыда шуу, тимераякка басу да куркыныч тудыра ала. «Ватрушка»лар гына җәрәхәтләргә китерә дигән сүз түгел, әлбәттә. Кышны күпләр таудан шуу өчен зарыгып көтеп ала бит. Шуганда саклык чараларын истә тоту кирәк. Беренчедән, тюбинг һәм башка төр чаналарда шуу өчен биек тауларны сайламагыз. Бигрәк тә кечкенә балалар өчен бу зур куркыныч тудыра. Икенчедән, бары шуу өчен билгеләнгән махсус урыннарга гына барырга киңәш итәм. Баганалар, агачлар, чокырлар комачауламаска тиеш. Ә менә яшь балаларны әти-әни тауга алып менмәсә яхшырак булыр. Баланы «ватрушка»га утыртып, тигез юлдан әкрен генә тартып йөрергә дә мөмкин бит. Моның да үз кызыгы бар. Өченчедән, таудан паровоз сыман аларны бер-берегезгә бәйләп төшмәгез. Җәрәхәтләнүдән кача алмаячаксыз.
– Тау шуганда махсус кием кирәкме?
– Ә нинди кием саклап кала дип уйлыйсыз? Андыйны мин белмим. Әлбәттә, башны саклау өчен шлем булса бик яхшы. Ләкин берәүнең дә шлемнан шуганын күргәнем юк.
– Ике кешегә бер тюбингка утырырга мөмкинме?
– Күпләр кечкенә балаларын алдына утыртып шуарга өйрәнгән. Бергәләп шуу күңеллерәк, әмма бу куркыныч дип саныйм. Тизлек никадәр югары булса, бәрелү көче дә шулкадәр зуррак бит.
Тюбингны ничек дөрес сайларга?
Таудан шууның теләсә нинди төре имгәнүләргә китерә ала, ләкин куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү үзебездән тора. Кышкы ялларны күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез тауда шуып үткәрү өчен, тюбингны дөрес сайлаудан башларга кирәк.
- Олы кешегә артык кечкенә диаметрлы «ватрушка» уңайсыз булачак. Аяклар асылынып, юлга ышкылып барса, каерылуын көт тә тор.
- Әлеге чаналар зур тизлек җыя һәм шуганда алар белән идарә итү кыен. Шуңа күрә сатып алганда ук, тоткычларын яхшылап тикшерегез. Калын бияләйләр кигәч тә, тотынырлык урын калырга тиеш.
- «Ватрушка»ларның камералы, ягъни резина һәм саклагыч чехолдан торганы һәм камерасызлары була. Тышкы яктан ике төре дә охшаш, ләкин камералылары ныклырак санала.
- Буе 100 сантиметрдан кимрәк балага диаметры 85 сантиметрга кадәр булган чаналар алырга киңәш ителә. Ә 100–165 сантиметрга кадәрге яшүсмер яки олы кеше диаметры 90 см чамасы булганын сайларга тиеш. Буе 170–190 см булган яшүсмер яки олы кешеләргә диаметры 100 сантиметрдан зуррак «ватрушка»лар каралган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat