Татарстанда җылыта һәм буран көтелә

Бүген, 15 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән кар явуы көтелә. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразларынча, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 6-11 м/с булачак, урыны белән ул 15 м/с ка кадәр җитәчәк.

Узган төндә 3-8 градус салкын булса, көндез тагын җылытып җибәрә, ягьни -1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү