Мондый карсыз, «елак» кышның киләсе уңышка йогынтысы начар булуы бар. Агрономнар көннәр кинәт суытып җибәрмәсен дип курка. Алай булганда үсемлекләр боз элпәсе белән капланып, һәлак булырга мөмкин. Вакытсыз җылы кыш уҗымнарга ничек тәэсир итә? Районнардагы вазгыятьне белештек.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, көзен 489,3 мең гектарда уҗымнар чәчелгән. Россельхозцентрның Татарстан буенча филиалы белгечләре әйтүенчә, республикада 284,2 мең гектардагы (58 процент) культуралар – яхшы, 128,3 мең гектарда (26 процент) – уртача, 40,2 мең гектарда (8 процент) начар хәлдә. Ә 36,6 мең гектарда (ә бу 7 процент дигән сүз) орлыклар хәтта шытып та чыкмаган.
Районнарга килгәндә, Кукмара (100 процент), Чирмешән (100), Тукай (99), Сарман (97), Кайбыч (95), Баулы (93), Әлмәт (92), Минзәлә (90), Әтнә (88), Зәй (87), Питрәч (84), Ютазы (84) районнарына әлегә борчылырлык сәбәп юк. Аларның уҗымнары яхшы хәлдә.
Ә менә Чистай (48 процент), Буа (39), Чүпрәле (26), Әлки (22), Кама Тамагы (19), Яңа Чишмә (18), Нурлат (13) районнарында уҗымнар тишелеп чыга да алмыйча кышка кергән. Апас, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас, Теләче районнарында исә уҗымнар бүген уртача хәлдә.
– Татарстанда кырларның 90–95 проценты кар белән капланган. Кат катламы 5–25 см тирәсендә. Хәзерге вакытта үсемлекләрдәге шикәр күләме 25–40 процентны тәшкил итә, бу – гадәти күренеш, – диде Россельхозцентрның Татарстан буенча филиалы белгечләре.
Без шалтыратканда Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов кырларда уҗымнарның хәлен «белешеп» йөри иде.
– Кәефләр шәптән түгел әле. Яңгыр кырлардагы карны бөтенләй эретеп бетерде, – диде ул. – Бүген уҗымнарның 30 проценты (12 меңе) – яхшы, 30 проценты – канәгатьләнерлек, калганы начар хәлдә. Кышка яхшы хәлдә кергән культураларның шикәрләре сакланган – анысы әйбәт. Көзен туфракта дым җитмәү сәбәпле, көзге культуралар шытып чыга алмаган иде, алары борчу уята менә. Тик барысы да язның ничек килүеннән тора. Шытым биргәннәре үзләрен ничек күрсәтер тагын.
Белгеч әйтүенчә, уҗымнарга җылы, яңгырлы һәм салмак килгән яз файдага булачак. Шулай ук яхшы уңыш алу, уҗымнарның хәлен яхшырту өчен язгы кыр эшләренең дә вакытында башкарылуы кирәк.
– Безнең райондагы туфрак дымга аеруча тилмерә. Шунысы авырлык китерә. Мондый кышны моңа кадәр дә күргәнебез бар иде инде. Уҗымнар өчен кар булмау түгел, суыклар куркынычрак. Культураларның хәзерге сортлары салкынга чыдам, аларны мондый температура гына куркытмый. Ә менә уҗым өстен каплаган элпә, боз чыннан да начар. Әлегә андый күренеш юк, шунысы өметләндерә. Без бит, аграрийлар, гел яхшыга өметләнә торган халык. Шуңа күрә алга таба кары да, яхшы язы да булыр дип көтәбез, – диде Тәлгать Халитов.
Тәтеш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирек Садриев сүзләренчә, районда 19 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Барысының да диярлек (96 процент) яхшы хәлдә булуын әйтте. Әлегә боз элпәсе дә күзәтелми икән. Ләкин ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, диде ул.
– Уҗымнар өчен иң куркынычы – боз элпәсе. Безнең районда әлеге вакытта кар катламы якынча 20 сантиметрны тәшкил итә, бу бик аз инде. Алдагы көннәрдә кар күрсәтә анысы, гел яумыйча тормас. Элек 1 см кар 1 градус суыктан саклый, дип әйтәләр иде. Тик хәзер аның көннәре дә җылы бит. Зәмһәрир суык кышлар узганда калып бара. Иң мөһиме, кыш күрелмәгән суыклар язын кайтмасын. Менә шунысы бик начар булачак, – диде Ирек Садриев.
Арча районының «Ак Барс» Агрокомплекс» җәмгыяте директоры Ленар Абдуллин фикеренчә, уңыш ничек буласы язның ничек килүенә бәйле.
– Шушы көннәрдә генә агрономнар уҗымнардан шикәр күләмен белер өчен проба алып карадылар, әлегә нәтиҗәләре әзер түгел. Көннәр җылы торгач, уҗымнар йокламыйча шикәрен исраф итеп ятмыймы икән, дигән шик бар. Аннан соң яңгыр явып, үсемлекләрне элпә каплады. Тончыгып ятмасыннар, дип куркабыз. Шулай да уҗымнарның кышны ничек чыгуын яз күрсәтәчәк, – диде җитәкче.
Аның сүзләренчә, кар булмагач, туфракта дым аз.
– Кар күп булса, иген уңа, диләр иде. Без узган ел, кар булыр дип, туфракны тирәнтен эшкәрткән идек. Тик әлегә һава торышы өметләрне акламый. Иң мөһиме, суыклар булмасын инде. Ә кар явар әле ул. Мондый ук карсыз кыш булмас, дип өметләнәбез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat