СВОдан имгәнеп кайтучылар яңа эш эзли

СВОдан имгәнеп кайтучыларның 14 проценты яңа эшкә урнашырга тели икән. Бу хакта еллык киңәйтелгән утырышта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

– Эш урыннары сакланса да, махсус хәрби операциядә катнашкан ир-атлар яңа эшкә урнашуны өстенрәк күрә. Күбесе башка һөнәргә укытуга да каршы түгел. Бүгенгә безгә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең барысы да эшкә урнашты. Яңадан 4 кешегә яңа эш эзлибез, – диде министр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү