Аркадашларның аркага пычак кадавы сызландыра: Россия танкерларын ни көтә?

Россиянең икътисад һәм финанслар кырыннан бер-берсен кабатлый торган охшаш хәбәрләр килә. Төзелеш материалларына бәяләр быелның беренче яртысында ук 30 процентка үсәр, диләр. Аерым материалларның дефициты да булырга ихтимал. Mobile Research Group компаниясе белгече Эльдар Мортазин барлык техника кискен рәвештә 35 процентка кыйммәтләнәчәк дип әйтә. Сүз мобиль элемтә җиһазлары хакында гына түгел, зур техниканы да шундый язмыш көтә. Бәяләр үсүе кискен һәм сикерешле рәвештә булыр, ди аналитик.

«Известия» газетасы банкларның авыл хуҗалыгы оешмаларына өстенлекле кредит бирүдән туктауларын яза. Хөкүмәтнең төп банкы булган Саклык банкы иң беренче булып тәртә борган. Алда язгы чәчү торуын искә алганда, вазгыятьнең никадәр катлаулы икәнен төшенә алабыз. Өстенлекле кредиттан мәхрүм ителгән IT компанияләр банкротлыкка чыга башлады инде. Коммерция кредитларын түләргә бизнесның хәле җитмәс, өстенлекле кредитны субсидияләргә – хөкүмәтнең акчасы. «Газпром»ның рекордлы югалтулар фонында массакүләм кыскартулар башлавы да сөенечле хәбәр түгел. Санкцияләр эшләми дигән тантаналы көннәр артта калды.

Нефть тармагына ясалган соңгы санкцияләр тиз эшли башлады. Бер үк вакытта ике миллион баррель нефть төягән өч танкер Кытайның көнчыгыш яры тирәсендә туктап калды дигән хәбәр үткән атна төгәлләнгәндә үк килгән иде. Чиннарның Шаньдун провинциясендәге портлар белән идарә итүче Shandong Port Group компаниясе санкциягә эләккән танкерларны кабул итүне тыйды. Reuters агентлыгы Кытай һәм Россия ярларында кимендә 65 танкер якорьда тора, ди. Бездән кара алтынны кәнфит кәгазьләренә тиң рупияләргә сатып алучы Һиндстан да Россия танкерларын кабул итми. Һиндстан банклары танкерның санкцияләр астында түгеллеген раслый торган сертификат сорый. Аркадашларның аркага пычак кадавы аеруча сызландыра.

Санкцияләр кертелгәч, Мәскәү чит илләрнең гамәлдән чыгарылган танкерларын күпләп сатып алган иде. Хәзер бу флот, әлегә эшкә яраса да, яраксызга чыгып бара. Нефть экспорты кимесә дә, тукталмас ләкин. Кара алтынны арадашчылар танкерларына бушатырга туры килер. Бу зур акча югалтуларга китерер. Без үзебездә бәя күтәреп җавап бирербез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү