Путин хосусыйлаштырылган милекне дәүләткә кире кайтару мәсьәләсен карарга кушты

Владимир Путин хосусыйлаштырылган милекне дәүләткә кире кайтару эшләре буенча дәгъва тапшыру срогын исәпләү мәсьәләсен карарга кушкан. Милек хуҗасының намуслылыгы байлыгын саклап калуда төп шарт булып торачак, дип яза “РБК”.

Россия Президенты Владимир Путин узган елның декабрендә бизнес вәкилләре белән очрашу йомгаклары буенча хосусыйлаштыруга бәйле алыш-бирешләрдә бәхәс килеп туганда дәгъва тапшыру срогын исәпләү тәртибен быел 1 апрельгә кадәр карау бурычын куйган.

Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге (РСПП) президенты Александр Шохин әйтүенчә, берлек тиешле законга намуслы милекчеләрне мөлкәтләрен дәүләткә кире кайтарудан саклауга юнәлдерелгән төзәтмәләр әзерли. Аерым алганда, милекчегә мөлкәтен, алдагы еллардагы чыгымнарын исәпкә алып, базар бәясеннән компенсацияләү хокукын билгеләү тәкъдим ителә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү