2024 елда Татарстан Милли китапханәсенә җәмгысы 746 925 кеше килгән. Чагыштыру өчен: 2023 елда китап йортына 665 меңләп кеше килгән булган. Ә республикада нинди китаплар күбрәк укылган соң? Без, татар әдәбиятын аерып алып, иң популяр 7 китапка күзәтү ясадык.
7 нче урын – Мәдинә Маликова «Арыш тәме»
Бу китабы өчен Мәдинә Маликова Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Романының төп герое – Айзирәк сөйгән егете Васил белән бәхетле гаилә корырга әзерләнә, киләчәктә яраткан эшендә уңышларга ирешү турында хыяллана. Әлеге әсәрнең китап итеп басылганына инде шактый вакыт узган. Үз вакытында уңай бәя алган роман укучылар өчен әле дә актуаль, күрәсең.
6 нчы урын – Галимҗан Гыйльманов «Албастылар»
«Албастылар» – татар мифологиясенә бәйле хыялый-кыйсса. Ул хәтерен югалткан Хәлим исемле авыл егете турында бәян итә. Урман, анда тереклек итүче рухлар, тылсым һәм сихерчелек, ышанулар… Аңа «татарча фэнтези» дигән билгеләмә яхшы туры киләдер, мөгаен. «Бу әсәр мине чын язучы, чын шәхес итте, һәм аның рухияте мине соңгы сулышыма кадәр озатып барачак!» – ди автор үзе «Албастылар» турында.
5 нче урын – Нәбирә Гыйматдинова «Үлмәс»
2019 елда ук дөнья күргән әлеге җыентыкка Нәбирә Гыйматдинованың төрле елларда язылган әсәрләре – повестьлары, бәяннары, хикәяләре кергән. Сүз уңаеннан, әлеге китап 2019 елның «Ел китабы» исеменә дә лаек булган иде.
4 нче урын – Гөлсинә Галимуллина «Мәхәббәт аланы»
Исемлектәге чираттагы хатын-кыз автор. Иң кызыгы: «Мәхәббәт аланы» – Гөлсинә Галимуллинаның тәүге китабы. «Анда, ике баласын урамда калдырмас өчен, хатын суррогат ана булырга риза була. Менә шушы әсәр 2 мең тираж белән басылып чыкты һәм тиз арада сатылып та бетте. Берсен 100 сумнан сатып 150 мең сум акча җыеп алдым. Ә биш йөзен бүләк итеп тараткан идем», – дигән иде автор «ВТ»га биргән интервьюсында. Аннан соң инде аның шактый әсәрләре китап булып басылса да, монысы әле дә укучы күңеленә хуш килә, димәк.
3 нче урын – Айгөл Әхмәтгалиева «Туташ»
Әлеге роман тарихи шәхесләр турында әсәрләр язуга дәүләт заказы кысасында 2019 елда дөнья күрде. «Романда татар театрына нигез салучыларның берсе булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская язмышы XX гасырның киң колачлы тарихи вакыйгалары белән үрелеп бара. Артистканың бәхете һәм бәхетсезлеге, мәхәббәте, шәхси фаҗигасе болар барысы да укучыны үз дулкынына көйли, әсәр белән бербөтенгә әверелергә ярдәм итә», – диелгән аннотациядә.
Сүз уңаеннан, әлегә әсәргә нигезләнеп, режиссер Ренат Әюпов 2020 елда енаиРенаиКариев театрында «Яратып туялмадым» мелодрамасын да чыгарды.
2 нче урын – Динә Латыйпова «Мәк чәчәге»
Башта интернетта, аннары китап булып басылгач, шактый кешенең игътибарын җәлеп иткән әлеге повесть 2021 елдан бирле төрле исемлекләрдә күренгәли. Узган ел да аны шактый укыганнар икән. Аннотациягә күз төшерик. «Мәк чәчәге» әсәрендә өч буынның мәхәббәте тасвирлана. Монда яшьлек иртәсендә бөреләнгән сөю, өзелеп ярату, хыянәт, югалту ачысы, язмыш сынаулары һәм яңадан очрашулар…» Хәер, мәхәббәт һәм аянычлы язмышлар турындагы романнарның күп укылуы яңалык түгел инде.
1 нче урын – Әмирхан Еники «Матурлык»
Үлмәс классика. Бу әсәр турында ни дә булса язарга кирәкме икән? Аны барыбыз да белә, укыган саен укып туеп булмый кебек. Әмма бу исемлеккә «Матурлык» хикәясе генә түгел, ә шул исемдәге җыентык кергән. Әлеге җыентыкта авторның популяр хикәя-повестьлары урын алган.
2024 елда Милли китапханә – саннарда
15 838 укучы билеты бирелгән
515 028 китап китапханәдән чыкмый гына укылган
24 983 яңа китап тупланган
500 язучы, лектор һәм галим Татарстан Милли китапханәсе кунагы булган
1750 экскурсия уздырылган
Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче:
– Әлеге исемлек белән танышкач, бераз гаҗәпләнеп куйдым, чөнки бу авторлар һәм әсәрләрнең сайланышы бернинди логик эзлеклелеккә сыймый. Хәер, шулай булырга тиеш тә инде, китап укучыны көчләп теге яисә бу авторны, әсәрен яраттырып булмый бит. Гәрчә рекламаның урынын, социаль челтәрләрдә таралуын, китапларның район җирлегенә кайтып җитә алуын, китапханәчеләрнең тиешенчә тәкъдим итүен, күрсәтүен, шуның белән кызыксыну уятуын кире кагып булмый. Исемлектәге 7 авторның 2-се ир-ат, 5-се хатын-кыз. Бу, минемчә, әдәбиятта торган саен хатын-кызлар киңрәк урын алуны һәм укучыларның да зур күпчелеге әлеге заттан булуны күрсәтә. Сер түгел, әлеге хатын-кыз авторлар һәм әсәрләренең үзәгендә хатын-кызлар тора, алар ир-ат вазифасын үзләренә алып, тормыш йөген тартып баручылар, ә инде гыйбрәтле язмышка дучар булулары болай да аңлашыла.
М.Маликова вакытында китапларын районнар буйлап таратып йөреп, укучыларын үзе тапкан иде. Күрәсең, әлеге катлам яраткан язучысының Сайланма әсәрләрен, арада күп бәхәсләр уяткан “Арыш тәме”н һаман да үз итә. Гәрчә сәнгатьчә эшләнеше ягыннан “Шәфкать” романын уңышлырак дип табам. Г.Гыйльмановның “Албастылар”ы кабаттан басылды, икенче кисәге дә дөнья күрде. Исеме җәлеп итә, эчтәлеге белән дә яңалык алып килгән роман. Татар укучысы серлелек белән тулы әсәрләрне яратарак төшә шул. Н.Гыйматдинова күп яза, сыйфатлы яза, үз укучысын күптән тапты инде. Укучы һәр китабын “тагын нинди серле вакыйга, хәл табып сурәтли икән” дип кулга ала һәм, гадәттә, ялгышмый. Г.Галимуллина – соңгы 10 ел эчендә укучыларын тапкан язучы. Әлеге әсәре берничә ел элек чыгып, аннан соң берничә китабы басылды. Укучы Гөлсинә ханымны әлеге повесте белән язучы дип таныды кебек, шуңа да ул һаман популяр булып кала, күрәсең. А.Әхмәтгалиева язучы һәм спектакльләре театрларда куелучы буларак киң танылу алды. “Туташ” романы төрле очрашулар, конференцияләр һәм спектакле аша җәмәгатьчелектә әйбәт бәя алды. Төп героинясы атаклы артистка Сәхипҗамал Волжская булу да кызыксыну уята. Д.Латыйпова әсәрен әлегә укыганым юк. Үзенең җырчы булуы әсәренә игътибар тудыра билгеле. Концертларда да китап исеме яңгырыйдыр, ә ул үз эшен эшли. Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясе иң күп укылган әсәр булу чын мәгънәсендә соклану хисе уята. Бердән, авторга соклану: 1965 елда ук бүгенге укучыны җәлеп итәрдәй, рухи азык булырдай әсәр иҗат иткән; икенчедән, укучыларга соклану: табигать матурлыгы, йөз-бит матурлыгы, ана һәм бала күңеле матурлыгы, тормыш матурлыгы турындагы әсәрне яратып укуы һәм рухи матур, киң күңелле, китап кадерен белүче булганы өчен.
Бүгенге китап укучы кем ул? Күрәсең, мәктәп елларында ук китапка тартылып, бүген дә китап “тәмен” белүче урта һәм өлкән яшьтәге (40 алып 70 яшькә кадәр) хатын-кызлар. Алар традицион сурәтләрдә язылып, әдәп-әхлак мәсьәләләре урын алган, гыйбрәтле сюжетлы, ир-хатын, ятим бала, тол хатын образлары бирелгән һәм яхшылык белән явызлык көрәшенә нигезләнгән әсәрләрне яратып укыйлар дип уйлыйм.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat