2019 елдан бирле республикада кече һәм урта эшкуарлык тармагында мәшгуль булучылар саны 168 меңгә артып, 2024 ел нәтиҗәләре буенча 848 мең кешегә җиткән. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга багышланган брифингта әйтте.
“Алты ел дәверендә “Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проекты кысасындагы чараларны тормышка ашыру барышында Татарстанда кече бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итүнең махсус институтларының бердәм системасы барлыкка килде”, – диде ул.
Аның әйтүенчә, республикада илкүләм проектның нәтиҗәлелеген кече һәм урта эшкуарлыкның үсеш күрсәткечләре дә раслый. “2019 елдан бирле республикада кече һәм урта эшкуарлык тармагында мәшгуль булучылар саны 168 меңгә артып, 2024 ел нәтиҗәләре буенча 848 мең кешегә җитте. Эшкуарлар саны исә 19 меңгә артып, 178 меңне тәшкил итте”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Татарстан 2019 елдан тәҗрибә рәвешендәге үзмәшгульләр проектында да катнаша. “Бүген республикада 357 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Аларның гомуми кереме 200 миллиард сумга диярлек җитте. Ә үзмәшгульләр бюджетка түләгән гомуми салым күләме – 8 миллиард сум”, – диде министр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat