Энгель Фәттахов эшенә бәйле яңалык бар

Актанышның элекке хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов инде 8 ай шунда СИЗОда утыра.

Чаллы шәһәре суды Актаныш районы элекке хакимияте башлыгы Энгель Фәттаховны (ришвәтчелектә шикләнелә) сак астында калдырган. Ул 21 мартка кадәр шунда булачак, дип яза “Челнинские известия”.

Исегезгә төшерәбез: 63 яшьлек Энгель Фәттахов ришвәт алуда шикләнелә. Аңа 6 очрак буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул 2018-2020 елларда төзелеш фирмасы вәкиленнән Актаныштагы йортын төзекләндерү рәвешендә ришвәт алган. Хакы 21,8 миллион сумнан артыграк тәшкил иткән. “Спецстрой” компаниясенә моның өчен районда урнашкан объектларны төзү-ремонтлау эшләренә подряд килешүләре төзүгә, эшләр өчен вакытында түләүгә ярдәм ителгән. Аерым алганда, компания “Яшьлек” яшьләр үзәге бинасын капиталь төзекләндергән.

Бүген Фәттахов үзен өенә җибәрүне сораган: “Чикләү чарасын йомшагракка әйләндерүегезне сорыйм. СИЗОда мин 8 ай инде. Биредәге шартлар сәламәтлегемне какшата. Миңа – 63 яшь, шуңа күрә чикләү чарасын үзгәртүегезне сорыйм”. – дигән. Сүз уңаеннан, Фәттаховның хатыны Сәрия ханымның да судка килүен искәртик.
Фәттаховның адвокаты да, эш материалларында тикшерүчеләрнең мәгълүматларын фактлар нигезендә җиңел генә кире кагып була, дигән фикерне алга сөргән. Беренче очракка – Алмаз Мортазиннан йортны төзекләндерү рәвешендә ришвәт алуга килгәндә, гаепләү башта ремонт эшләренең 21 миллион сумнан артыграк тәшкил итүенә корылган булган. Шул ук вакытта исәп-хисап кәгазьләре судка әлегәчә тапшырылмаган. Моннан тыш адвокат төзелеш экспертизасы нәтиҗәсен тапшырган: анда ремонтның гомуми суммасының күпкә ким – 13,5 миллион сум тәшкил итүе күрсәтелгән. Ремонтка акчаны Мортазин гына түгел, Фәттаховның гаиләсе дә (эшчеләр яллап) тоткан.

Моннан тыш Мортазинның күрсәтмәләре ялганга корылган, дигән фикердә Фәттаховның адвокаты. Имештер, ул Фәттаховка җинаять эше кузгатылганчы ук аңа 12,5 миллион сум биргәнлеген әйткән. Ягъни биредә ремонтның бәясе турында гражданлык-хокукый бәхәс ярылып ята, дип йомгак ясаган адвокат.

Аның фикеренчә, Фәттахов, ришвәт алып, имештер, Мортазин контрольлегендәге оешмалар белән дәүләт контрактларын төзүдә ниндидер махинацияләр ясалган, дигән тикшерү дәлилләре дә нигезләнмәгән. Адвокат Татарстан Баш инвестицион-төзелеш оешмасыннан (ГИСУ РТ) алынган хатны эш материалларына теркәгән. Анда күрсәтелгәнчә, хакимият башлыгының кайсы подрядчыны билгеләргә кирәклеге турында хатлары ГИСУ өчен мәҗбүри күрсәтмә була алмый. Әлеге ведомство объект буенча подрядчыны үзе билгели, бу да Фәттаховның монда катнашы булмавын күрсәтә, имеш.

Әмма суд Энгель Фәттаховны сак астында калдыру турында карар кабул иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү