2025 елда Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 59 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
“2025 елда Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 59 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган. Шул исәптән, 24,6 миллиард сумга якын акча – федераль бюджеттан”, – диде ул.
Билгеле булганча, быел Татарстанда 12 илкүләм проект башлана. Алар – “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Озын һәм актив тормыш”, “Тормыш өчен инфраструктура”, “Экологик иминлек”, “Кадрлар”, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү”, “Туризм һәм кунакчыллык”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе” һәм “Пилотсыз авиация системалары” илкүләм проектлары.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat