Елга нәтиҗә
Киләчәкне уйлап
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Республикада узган ел балалы гаиләләргә 32 млрд сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән еллык утырышында министр Эльмира Зарипова сөйләде. Узган ел төп игътибар гаиләләргә бирелде, алга таба да шулай булачак. Әйтик, бала алып кайтмаучылар белән район хакимиятләре дә эшләячәк.
Узган ел Татарстанда 17 яшькәчә 233,7 мең балага ай саен пособие түләнгән. 121 мең гаилә балалар бакчасына йөргән өчен түләүгә ташлама рәсмиләштергән. Авылда яшәүче 25 яшькә кадәр беренче сабыен тапкан 1,5 мең хатын-кыз, 29 яшенә тикле өченче яки аннан соңгы сабыен алып кайтканнарга 50–100 мең күләмендә акча түләнгән. 17,3 мең гаилә социаль хезмәтләрдән файдаланган. Дәүләт башкарган эш тә күп, оешмалар да читтә калмый. Утырышта Кукмара районының Урал авыл хуҗалыгының яңа туган һәр балага 200 мең сум акча түләгәнен әйттеләр. Беренчесенә – 200, икенчесенә – 400 мең сум. Бишенче баласын тапкан гаилә 1 миллион сумга өметләнә ала. Шулай ук биредә яңа гаилә корган яшьләргә 30 мең сум күләмендә акча бирелә. Казан федераль университеты да баласы туган хезмәткәрләр гаиләсен 100 мең сум белән сөендерә. Андый тәҗрибәләр аз түгел.
Болар барысы да демография мәсьәләләрен хәл итү, гади итеп әйткәндә, киләчәк өчен эшләнә. Узган елның гыйнвардан алып октябрь аена кадәр, республикада туган балалар күрсәткече һәр 1000 кешегә 8,8 не тәшкил итә. Бу федераль округ һәм илдәге саннардан яхшырак икән. Әмма хәлләр барыбер мактанырлык түгел. Былтыр 10 айда Татарстанда балалар туу 3,5 процентка кимегән. Кимү барыннан да бигрәк Баулы (28%), Саба (21%), Нурлат (20%), Мамадыш (18%), Чүпрәле (18%) районнарында күзәтелгән. Балалары туу күрсәткече иң арткан районнар исемлегендә Теләче (28%), Питрәч (12%), Кукмара (10%), Чирмешән (9%), Мөслим (9%) бар. Ютазы, Питрәч, Биектау, Арча, Зәй районнарында беренче бала туу күрсәткече аз. Министр фикеренчә, бу юнәлештә җирле хакимиятләр белән бергә эшләргә кирәк. Бергә өч ел яшәгән парлар ни сәбәпле бәби тапмый? Шул сорауга түрәләр дә җавап эзләячәк. Өйләнешкәч, бер ел эчендә бала алып кайтмаган ир-егет һәм хатын-кызларның сәламәтлеген тикшерергә ниятлиләр. Сүз уңаеннан, 2024 елның 11 аенда республикада 6 мең 402 бала төшерү очрагы булган. Шуларның 80 проценты хатын-кызларның сәламәтлеге аркасында башкарылган.
Кыскасы, балалы гаиләләргә игътибар быел да кимемәячәк. Россия Президенты Владимир Путин Гаилә елы тәмамланганда яңа ярдәм чараларын игълан итте. Хәзер «Герой-аналар» социаль гарантияләр буенча Россия Хезмәт Героена тиң. Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән әти-әниләргә пенсия билгеләгәндә бала караган чорларына чикләү бетерелә. Көндезге бүлектә укучы студент әниләргә бала туу һәм табу буенча түләнә торган минималь пособие күләме яшәү минимумыннан чыгып исәпләнәчәк. Социаль контракт төзү өчен бердәм пособие исәпкә алынмаячак. Эш бирүченең хезмәткәрләргә балалары тугач бирә торган 1 миллион сумга кадәр түләүләре салымнардан азат ителәчәк. Икенчел базарда да ташламалы ипотека алып булачак. 2026 елдан керемнәре 1,5 яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар өчен түләү кертелә: физик затның керемнәренә салым алтышар процент күләмендә яңадан исәпләнәчәк, ә аерма бер тапкыр кайтарылачак.
Утырышта катнашкан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә балалы гаиләләргә күрсәтелгән чараларга тукталды.
– Гаиләләргә бирелә торган 32 млрд сум аз акча түгел. Алар нәрсәгә тотыла, менә шул сорауны өйрәнергә кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуннан чыгып өстәмә ярдәм чараларын булдырырга, гаиләләрне кызыксындырырга кирәк. Элек бит татар гаиләләрендә 3–5 бала булган. Бер белән генә туктап калмаганнар. Бала күп икән, олыгайган көндә өметләнерлек кеше булган – әнә шулай дип яшәгәннәр.
Фәрит Мөхәммәтшин быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителүне искә төшерде. Тантаналар уздырудан бигрәк, хәтер яңарту һәм ветераннарны хөрмәтләү турында бара сүз. Парламент башлыгы СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелергә тиешлеген әйтте.
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары, статс-секретарь Андрей Пудов:
– Татарстан яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Аларның берсе – уртача хезмәт хакы күрсәткече, аның буенча республика Идел буе федераль округында беренче урынны били. Бу – игътибарга лаеклы нәтиҗә. Без Татарстанны эшсезлек дәрәҗәсе, туучылар санына бәйле күрсәткечләр буенча да билгеләп үтәбез, бу күрсәткечләр дә югары. Төбәктә гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы зур әһәмияткә ия. Республика җитәкчелеге җаваплылыкны аңлый һәм әлеге күрсәткечләргә ирешү өчен тиешле чаралар күрә.
Татарстанда 55,7 мең күпбалалы гаилә яши. 2012 елдан аларның саны 2,3 тапкыр арткан. Аларда 177,8 мең бала тәрбияләнә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat