Эндәшәсе түгел! Мошенниклар яңача алдый башлаган

168 миллиард сум! Узган елның унбер аенда мошенниклар ил халкының әнә шулкадәр акчасын урлаган. Бер төбәкнең еллык бюджетыннан да күбрәк бу, ди белгечләр. Ил халкы кырыгалдарлар кулына көн саен 40 миллион сум чамасы акча күчерә икән. Бу санның кимеячәгенә өмет зур түгел. Мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулларын уйлап табып кына тора. Ә без ышанабыз.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин әле бу көннәрдә генә мошенникларның яңача алдый башлавын хәбәр итте. Алар телефонга «ялгыш» күчерелгән акчаны кире кайтаруны сорый икән. Схемасы гади: кешенең телефонына билгесез кешедән сезнең картагызга ялгыш акча күчердем, аны кире кайтара алмассызмы икән дигән смс-хәбәр килеп төшә. Кереп карасаң, картага, дөрестән дә, 3 сум тирәсе акча күчерелгән була. Аннары аферист банк кушымтасында әңгәмә өчен чат ача да, шунда акчаны кире кайтару өчен сылтама җибәрә. Анда керсәң инде, 3 сум урынына картадагы бөтен акчаңнан җилләр исә.

«Шуңа күрә теләсә-кайсы СМС-хәбәрне башта яхшылап укырга кирәк. Акча күчергәндә дә счетны яхшылап тикшерү хәерле. Сезгә ялгыш күчерелгән акчаны кире кайтарыр алдыннан исә башта банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип киңәш биргән министр «Телеграм» каналында.

Мошенникларның яңа ел «күчтәнәч»ләре турында моңа кадәр дә ишетергә туры килде анысы. Гыйнвар башында, әйтик, алар телефоннарга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү яки табибка язылу өчен яңа кушымталар урнаштыруны сорап шалтырата башлады.

Мошенниклар яман шеш белән авыручыларның да тынычлыгын алган. Яңа ел ялларында алар шундый диагнозлы кешеләрне яман шешкә каршы вакцинаны сынап карауда катнашырга чакырып шалтыраткан. Чират көтмәс өчен исә билгеле бер күләмдә акча күчерәсе икән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн шул уңайдан махсус белдерү белән дә чыкты. «Без беркайчан да авыруларга мондый тәкъдим белән шалтыратмыйбыз. Вакцинаны сынауда катнашкан очракта да ул тулысынча бушлай булачак», – дип ышандыра табиб.

Әле декабрь аенда гына Әлмәттә яшәүче 64 яшьлек хатын-кызның, ике фатирын сатып, мошенникларга 14 миллион сум акча күчерүе билгеле булды. Мошенниклар эштәге хуҗасы исеменнән СМС җибәреп, эшкә тикшерү килгәнлеген хәбәр иткән һәм булган акчасын куркынычсыз счетка күчермәсә, бернәрсәсез калачаксың, дип куркыткан. Яңа ел башыннан бирле генә дә мошенниклар Әлмәттә яшәүче 18 кешене төп башына утырткан.

Түбән Камада яшәүче бер ир-ат сихердән котылу өчен 1,5 миллион сум акчасын чыгарып салган. Узган елның октябрендә мессенджерларның берсендә дәвалаучы им-томчының сәхифәсен таба. Сөйләшә торгач, ир-атта көчле сихер барлыгын, аннан тулысынча чистарыну өчен берничә сеанс кирәк булачагын әйтә ул. Әмма никадәр генә «дәваланса» да, ир-атның хәле яхшырмаган, сихерчегә күчергән акча күләме исә арта гына барган. Полициягә мөрәҗәгать иткәндә инде соң була.

Быел мошенниклар халыкны төп башына утырту өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен дә ешрак файдаланачак, дип фаразлый белгечләр. Юридик фәннәр докторы Иван Соловьев фикеренчә, быел Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны да артырга мөмкин.

– Мошенниклар хәзер корбаны белән турыдан-туры аралашудан качарга тырыша. Алар замана мөмкинлекләре ярдәмендә алдауның яңа юлларын эзли. Шуңа күрә көндәлек тормышта мессенджерлардан, банк кушымталарын актив кулланган кешеләргә бүген аеруча сак булырга кирәк, – дип белдергән юрист федераль басмаларның берсенә биргән әңгәмәсендә.

Якын киләчәктә бу хакта мәктәпләрдә дә ешрак сөйли башламагайлары. Россия Дәүләт Думасының Мәгърифәт комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова күптән түгел шундый тәкъдим белән чыкты.

– Кызганыч, хәзер мошенниклар балаларны да аямый. Шуңа күрә алардан ничек сакланырга кирәклеге турында мәктәптә дә ешрак сөйләргә кирәк. Балалар бу хакта белеп торырга тиеш, – ди депутат.

Мошенниклар бик әрсез! Бер ябышса, тиз генә ычкыныр димә! Яңа ел ялларында да, мәсәлән, алар республикада яшәүче бер кешегә 12 800 (!) тапкыр шалтыраткан. Бер генә түгел, әллә ничә төрле номердан элемтәгә чыгарга маташкан алар. Шуңа күрә хокук сакчылары таныш булмаган номердан шалтыратучыга бөтенләй җавап бирмәскә куша. Сөйләшкән очракта, уяулыкны югалтырга ярамый.

Клиник психолог Эльмира Миассарова мошенникларны бик оста психолог дип атый. Кешеләрнең еш кына белә торып алдануында исә заманның да йогынтысы бар дигән фикердә ул.

– Илдә тотрыксызлык, иртәгәсе көнгә ышаныч булмаган чорда алдау-алдану очраклары арта. Кырыгалдарлар белән бөтенләй сөйләшеп тә тормавың хәерле, билгеле. Сөйләшкән очракта үзеңне тыныч тотарга, аларга берни аңлатмаска, акланмаска, дәлилләмәскә, бернинди вәгъдәләр бирмәскә кирәк, – ди белгеч. – Аларның соравына сорау белән җавап бирегез. Әйтик, шалтыратучы: «Сез Фәлән-Фәләнме әле?» – дип сораса, «Кем әле бу?» – диегез. Аңа сорау белән яки «юк» дип кенә җавап бирергә кирәк. Беркайчан да «әйе», «ярар» дияргә ярамый.

Россия Эчке эшләр министрлыгы да киңәш итә: «куркынычсыз счет» дигән сүзне ишетүгә сөйләшүне шундук туктатырга кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү