Башкортстанның Әбҗәлил районында 12 баш эре мөгезле терлекне урлаган ир-атка хөкем карары чыгарылган. Бу хакта Өмет газетасында хәбәр ителә.
2023 елның көзендә ир-ат алты авыл кешесенең терлеген урлап, үзе генә белгән урында яшереп тоткан. Урланган сыерлар, үгезләр һәм таналарның гомуми бәясе 441 мең сумнан артык. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, зыян күрүчеләрдән гафу да үтенгән. Малларны хуҗаларына кайтарып биргәннәр. Гаепне йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, суд ир-атка 1 ел һәм 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза биргән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat