Дәүләт Думасының мобилизация турында фикере билгеле булды

Хельcинки университеты профессоры Туомас Малинен, Украинадагы хәлләр җайга салынганнан соң, НАТОга керүче илләр Россиянең төньяк чикләрендә конфликт китереп чыгарырга мөмкин, дигән. Аның фикеренчә, альянста катнашучылар төбәктәге киеренкелекне махсус саклый, дип яза “Абзац”.

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты рәисе урынбасары Алексей Журавлев бу җәһәттән фикерен белдергән. Аның әйтүенчә, Россиядә хәрби хәрәкәтләрне нәтиҗәле алып бару өчен ихтыяри солдатларыбыз җитәрлек. Әмма белгеч фикеренчә, ир-атларны киләчәктә Көнбатыш илләр белән зур конфликт килеп чыгу ихтималына әзерләргә кирәк.
Журавлев сүзләренә караганда, Европа илләре 2028-2029 елларда Россиягә каршы сугышырга әзер булачак. Әлеге конфликт куркынычын Россия китереп чыгармый, шуңа күрә бу хакта тартынмыйча сөйләргә кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү