Укытучы ата-аналарның 1 миллион сумга якын акчасын урлаган

Мәскәү өлкәсендә сыйныф җитәкчесе балаларга экскурсия оештыру өчен ата-аналардан җыелган 990 мең сум акчаны үзләштергән. Бу хакта “АиФ-Москва” Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре элекке укытучыны мошенниклык өчен җинаять җаваплылыгына тарткан”, – диелгән хәбәрдә.
Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, 37 яшьлек ир-ат 28 укучының әти-әнисеннән, балаларны Россиянең бер шәһәренә экскурсиягә алып баруны вәгъдә итеп, 990 мең сум акча җыйган.
Әмма сыйныф җитәкчесе вәгъдәсен үтәмәгән, акчаны исә үз кирәгенә тоткан. Шуннан соң, мәктәптән китеп, алданган ата-аналар белән элемтәсен өзгән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре туплаган материаллар нигезендә “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү чорында ир-атка каядыр чыгып китмәү таләбе рәвешендә чикләү чарасы сайлап алынган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү