Табигатьне саклау өчен 72 миллиардка якын акча тотылган

Республикада соңгы 7 елда табигатьне саклау чараларына 71,8 млрд сум акча тотылган. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков еллык киңәйтелгән утырышта хәбәр итте.

-Бу акчаларның 18,4 млрд сумы федераль, 12 млрд сумы төбәк һәм җирле бюджет акчалары. 41,4 млрд сумын сәнәгать оешмалары бирде. Шушы вакыт эчендә тирә-якка 77,1млрд сумлык зыян булдырылмыйча калды.
2024 елда Татарстанда табигатьне саклауга 11.3 млрд сум акча тотылды,- ди министр.

Александр Шадриков илкүләм проектларга тукталды. «Иделне савыктыру» программасы ярдәме белән биологик чистарту корылмалары төзелде, диде ул.
-Төзелүен төзелде, әмма эшчәнлегендә кимчелекләр бар. Аларга җаваплы район җитәкчеләре бу эшне җиренә җиткереп башкарсын иде,- дип үтенечен җиткерде министр.-Сулыклар чистара дип тынычланмыйк. Эшлисе эшләр күп. Казансуны чистартканда елгадан ни генә чыкмады. Авыл хуҗалыгы оешмалары сулыкларга калдыкларын ташламасын иде. Бар да үзебез өчен, киләчәк өчен башкарыла бит! Табигатьне бергәләп саклыйк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү