Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тармакның еллык киңәйтелгән утырышын бер минут тынлык белән башлады.
– 2025 ел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Һәр районда Ватанны саклаучылар, чын геройлар дип аталучылар бар. Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторы Евгений Карпенко да 2023 елда үз теләге белән алгы сызыкка китте. Ул Оборона министрлыгының «Хәрби батырлык өчен»медале белән бүләкләнде, — диде Александр Шадриков.- 2024 елның мартында өлкән лейтенант Карпенко хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булды. Евгений Владимирович үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ватанны саклаучыларның барысын да бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм.
Александр Шадриков һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген бер минут тынлык белән искә алды һәм махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк министрлык хезмәткәрләренең алгы сызыктагы сугышчыларга актив ярдәм итүен билгеләп үтте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat