Экологларның «кара исемлеге»нә эләккән 3 оешманы атадылар

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының киңәйтелгән утырышында тармак министры Александр Шадриков табигатькә зур зыян салган оешманы атады.

– Әлеге оешманың Казансуга сөт калдыклары ташлау очраклары теркәлде. Без Арча районы прокуратурасы белән берлектә тикшерү уздырдык. Ачыкланган хокук бозулар буенча чаралар күрелде. Биоресурсларга һәм елгага китерелгән зыян 4,8 млн сум тәшкил итте, — ди министр.

Кызганычка каршы,»Арча» җәмгыятеннән тыш «Чиста сулар»һәм «Елмай» предприятиесе дә бар. Алар пычрак суларны Каменка елгасына, Казансу кушылдыгына ташлыйлар. Бу очраклар буенча аларга чаралар күрелде, зыянны каплау турында таләпләр куелды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү