Россия Кубогы ярышларының беренче көнендә Татарстан спортчылары ике алтын медаль яулады

Казанда чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының бишенче этабы уза. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 300дән артык спортчы чыгыш ясый.

Беренче көнне хатын-кызлар – 10, ир-атлар исә 15 чакрымлы дистанциядә узышты. Тәүге ярышта финишка беренче булып, Олимпия чемпионы, Татарстан вәкиле Наталья Терентьева килде. Вологда өлкәсеннән Алина Пеклецова – икенче, Төмәннән Екатерина Смирнова өченче булды.

Ир-атлар ярышында янә Татарстан вәкиле беренче урынны алды: җиңүче – Савелий Коростелев. Икенче һәм өченче урыннарда – Төмән өлкәсеннән Артем Мальцев һәм Денис Спицов.

Россия Кубогының бишенче этабы 19 гыйварда тәмамлана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү