Татарстанда ун Кызыл Яр авылы бар. Алар – Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим, Чирмешән, Балык Бистәсе, Чистай, Арча, Баулы районнарында. Исемнәре бер, ә җисемнәре? Елгасының ярлары кызылмы, әллә исем кушканда тарихи вакыйгалардан рухланганнармы? «ВТ» хәбәрчесе җетелеге белән үзенә тартып торган авылларның яшәеше турында белеште, уртаклыкны эзләде.
Туксанда да су коена
Мөслим районында берьюлы ике Кызыл Яр авылы бар икән. Дөрес, берсен Крип Кызыл Яр дип йөртәләр. Анысы Табын, икенчесе Симәк җирлегенә керә.
Роза апа Хәбибуллинага 90 яшь. Бүген ул Мөслимдә яши. Ә менә җәен Крип Кызыл Яр авылына яшәргә кайта. Ун ел элек биредә йорт төзеткән. Табигатенең матурлыгы җәлеп иткән аны. Урманы, җиләкле тау битләре үзе ни тора! Балыклы күлләрендә язларын аккошлар, кыр казлары һәм үрдәкләр оя корып, бала чыгара. Роза апа Ык буенда ял итәргә ярата, хәтта су коенырга да йөри икән. «Төркия дә, Кырым да кирәкми, авылда ял итәм, иҗат белән шөгыльләнәм», – ди ул. Повестьларының дә күбесен шушы авылда язган. Авылның тарихын да өйрәнергә өлгергән.
– Кызыл Яр авылына XX гасыр башында Столыпин реформалары буенча нигез салынган. Бирегә Тегермәнлек, Туган авылларыннан сигез гаилә килеп урнашкан. Ыкның бу ягында крестьяннарга җир беркеткәннәр. Крип сүзе шул беркетелгән дигән сүздән чыккан. Хөкүмәт хисабына кирпечтән берничә йорт салып биргәннәр. Бер йортның дивары әле дә ишелмәгән. Ачлык вакытында халкы күрше-тирә авылларга да китеп торган. Ык буенда текә генә кызыл яры бар. Исеме шуннан чыккан, – ди Роза апа Хәбибуллина.
1999 елда авылда нибары 10 кеше генә кала. Хәзерге вакытта ике йортта өч кеше гомер итә. Фермер Яхья Мөхәмәтдинов хатыны Тәлига белән сыерлар тота. Тагын бер пенсионер яши. Барысы 12 өй монда. Җәй көне дачниклар кайта. Барысы сигезгә җыела. Авылда юл юк. Сулары бар, ә газ тоташтырылмаган. Тау башында данлыклы шифалы чишмәсе ага.
Яңа Сасыборыннанмы?
Мөслимдәге Кызыл Ярның икенчесендә бүген 49 йорт бар. Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садеретдинов белдергәнчә, шуның 37 сендә яшиләр. Җидесен дача итеп тотсалар, бишесе буш. Барлыгы 55 кеше көн күрә биредә. Урман эчендә урнашкач, поши, кабан, төлкеләр дә күренгәли. Менә шундый табигать балалары алар. Клубында бәйрәмнәр уздыралар, спектакльләр куялар. Мәктәп, кибете беткән инде. Ике көнгә бер мәртәбә автокибет килә. Авыл эченә асфальт кергән. Суы бар, кышын юллары ачыла. Шартлар бар, кыскасы. Авыл халкы Мөслимгә барып эшли, читкә чыгып акча табучылары да юк түгел.
– Шушы авылда яшим. Башта укытучы булып эшләдем. Укыган чакта да шәһәргә кызыкмадым. Йортларыбыз төзек. Матурлык яратабыз. Күп кеше чәчәк үстерә. Сыерлар саны 5–6 гына калды. Электр көтүче көтә, – ди җирлек башлыгы.
Миңнулла абый Абдуллин – әлеге авылның имамы. Аның сөйләвенчә, авылның бер урынында зур гына кызыл балчыклы чокыр булган. Аны кызыл яр дип атаганнар. «Бәлкем, балчык алганнардыр. Без үскәндә үлән каплап бетергән иде. Исеме менә шул чокырга атап кушылган булырга мөмкин, – ди ул. – Мөслимдәге әлеге ике авылның исемендә бәйләнеш юк. Крип Кызыл Яр иртәрәк күчеп утырган. Безнең авыл 1925 елда Сасыборын (хәзерге Елгабаш) авылыннан күчкән. Әтием Габдулла – шушы авылны күчерешкән кеше. Берьюлы 75 кеше күчкән. Тора-бара халкы 300 дән арткан. Урман эчендә урнашкан ул. Элек авылда селте кайнату заводы булган. Агач яндырып, көленнән селте ясап, Казанга, Ижауга илткәннәр. Элек бу авылны Яңа Сасыборын дип йөртәләр иде. Кечкенә чакта район үзәгенә баргач, әби-чәби: «Улым, син кайсы авылдан соң?» – дип сораша иде. Красноярдан дисәк, «Ә-ә, Яңа Сасыборыннан икән», – диярләр иде».
Авыл районнан 14 чакрым ераклыкта урнашкан. Табигате матур булганга, авыл бетмәячәк дип өметләнә Миңнулла абый.
Кечкенә Швейцария
Түбән Камадагы Кызыл Яр узган ел үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән. Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов әйтүенчә, авыл Яуштан күчеп килгән. Кызарып кояш чыкканга, Кызыл яр дип атаганнар. Елга ярлары менә шулай матур күренгән, күрәсең.
– Бүген анда 125 кеше яши. Шәһәргә якын булгач, халык эшкә барып-кайтып йөри. Буш йортлар юк. Бөтен шартлар тудырылган. Райондагы иң матур чишмә шушы авылда. Тулып ага ул. Әйтерсең, республикадагы барлык кизләүләрнең суы шунда тоташа. Табигате бик матур. Кечкенә Швейцария кебек. Ике урамнан тора, уртасында – буа, – ди Ришат Галимов.
Бу авылны хәтта Владимир Путин да белә икән. Ришат Галимов 2012 елда Уфада узган аграр форумда катнашкан. Менә шунда ул чакта Премьер-министр булган Владимир Путинга: «Безнең авылларга юл салып булмасмы икән?» – дип сорау биргән. Ул исә: «Рөстәм Нургалиевичка әйтермен, ул салыр», – дип җавап биргән. Шулай итеп, Путин программасы буенча Кызыл Ярга юл салынды. Аны «Путин юлы» дип йөртәләр.
Авылның ике зираты бар икән. Язгы ташуларда мәетне бер яктан икенчесенә йөртмәс өчен, ике каберстан ясаганнар. Халкы дини, тырыш. Элеккеге традицияләр буенча яшиләр икән.
– Өлкәннәр сүзенә колак салу дигән нәрсә көчле анда. Аксакаллар мәчеттә җыелып яки Коръән ашында бер нәрсәне хәл итсә, авыл яшьләре кушылып, ялт иттереп эшләп куя. Чишмәне ясаганда да авыл көче күп керде. Бәйрәмнәр уздырабыз. Биш ел элек сугышта һәлак булучылар, исән кайтучылар истәлегенә һәйкәл ачтык. Балалар өчен уен мәйданчыгы булдырдык, – ди башлык.
Авылда мал тотучылар сирәк. Элек ике көтүе булган хәтта. Хәзер берсе дә калмаган. Аның каравы һәр йортта – теплица. Кайберләрендә хәтта ике-өч. Уңышын сатмыйлар, балалар, оныкларга, гаиләгә җитәрлек итеп үстерәләр.
– Авыл халкы олыгайды. Яшьләрнең авылда сыер койрыгына бәйләнеп ятасы килми. Аны асраган кеше дөньяны күрми, дип уйлыйлар. Аның өчен вакыт кирәк бит. Әти-әниләр балаларын түгәрәкләргә йөртә. Авылда хәлләр шундыйрак, – ди Ришат Галимов.
Саумы, чишмә?
Зәйдәге Кызыл Яр авылы бөтенләй юкка чыккан инде. Тик шулай да әлеге урын халыкны барыбер үзенә тартып тора.
Светлана Степанова Александровская Слобода авылында клуб мөдире булып эшли. Кызыл Яр шушы җирлеккә карагач, аның язмышын яхшы белә. Заманында анда 15 ләп йорт булган. Кибет, клуб, мәктәпкә күрше авылга йөргәннәр. Тик узган гасырның сиксәненче елларында авыл юкка чыккан. Шартлар булмагач, халкы төрле якка таралашып беткән. Хәзер инде чишмәдән башка берни калмаган. Зиратлары да юк. Чишмәне исә Мәскәүдә яшәүче, шушы авыл егете Александр төзекләндергән. Авылны мәңгеләштерү өчен әнә шулай үз өлешен керткән.
– Изге чишмә дип йөртәбез. Без анда су алырга йөрибез. Сихәтен күрәбез. Шулай ук Кач Мануда коенабыз. Быел да исәп бар, – ди Светлана Степанова.
«Гөрләп тора иде»
Чирмешән районындагы Кызыл Яр авылында да кеше кимеп бара. 20 ләп йортта 45 кеше яши. Шуңа да карамастан, авылны бистә дип сөйләшәләр. Күбесе пенсионерлар. Мәктәпкә йөрүче ике укучылары бар. Мәктәп, клубы, китапханәсе булган. Хәзер инде мәчете генә эшли.
Кызыл Яр авылы Кәминкә авылыннан күченгән. Укытучы Ясәви абый Шәмсетдинов авыл тарихын язган икән. Аның әйтүенчә, авыл кызыл яр очында урнашкан. Бакча башларында ике яклап кызыл яр сузылган. Менә шуңа бәйле булырга мөмкин дип фаразлый ул.
Зәйнулла абый Зәбировка 65 яшь. Заманында мәктәптә физика-математика укыткан.
– 10 нчы сыйныфта укыганда авылда 215 кеше бар иде. 80–90 укучы Кәминкә мәктәбенә укырга тракторга утырып йөрдек. Җәяү дә баргаладык, – ди ул, үткәнен искә төшереп. – Көнебез бушка үтми. Мәчеткә йөрибез. Җәен бакчада казынабыз. Сарыклар асрыйбыз. Элек баш саны 40 ка җитсә, хәзер унга калды. Корбанга сатабыз.
Моряк, урманчылар «иле»
Балык Бистәсе районындагы Кызыл Яр авылының язмышы да кызганыч. Йортлары бар, тик кешесе калмаган. Аны бары дача итеп кенә тоталар. Моңа кадәр 20 өй булса, хәзер дә шулай. Артмаган да, кимемәгән дә, кыскасы. Элек башлангыч мәктәбе, эшчеләр өчен бараклары, ашханәсе булган.
– Бер ягыбызда – Кама елгасы, икенче тарафта – урман. Авылның яртысы агачлар төяп озату урыны, яртысы Бикчурай авылының колхоз җирләре иде. Җәйге фермалар бар иде. Сыер саварга килгән кызлар авыл егетләренә кияүгә чыгып калды, – ди шушы авылда туып, бүген Чистайда яшәүче Фариз Нигъмәтуллин.
Елга кичүе булган. Фаризның әнисе гомер буе – матрос, әтисе шпикер булып хезмәт иткән. Маякларны кабызып-сүндереп торучы гаилә дә булган. Авыл халкы урман кисү белән шөгыльләнгән. Кышын агач кисеп, яр буена ташыганнар. Яз көне сал ясап, елга юлы белән алып киткәннәр. Сугыштан соң авылда ирләр булмагач, яшь кызларны урман кисәргә җибәргәннәр. Аларны һәр йортка диярлек фатирга керткәннәр.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Фариз Нигъмәтуллиннан авылның исеме турында да сораштык. «Чистай ягында Ак Яр, безнең якта Кызыл Яр дигән авыл бар. Анда – аклар, бу якта кызыллар булган дип сөйли иде әти», – ди ул. Елганың текә ярында кызыл балчыгы да булган. Бәлкем, анысы да исем кушарга сәбәп булгандыр.
Җирле халыкның язмышын очып киткән кошларга тиңләде Фариз абый. Кышын шәһәрдә яшәсәләр, җәен авылда яшәп, яшелчә үстерәләр. Авылга сукмакны онытмыйлар. Әти-әниләре дә авыл зиратында җирләнгән. Шуңа күрә авылны онытмау – үзе бер бурыч. Тик хәзер инде акчарлаклар тавышы да ишетелми, карлыгачлар да оя кормый. Боларын күңелдәге бер бизәк итеп кенә саклыйсы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat