Күп булгач та кыен: кибет киштәләрендә сыйфатлы ризык табу җиңел түгел. Мондый фикерне гади сатып алучылардан да, товар сыйфатын тикшерүче белгечләрдән дә даими рәвештә ишетә киләбез. Бу турыда хәтта депутатлар да уйлана. Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы беренче укылышта Россиядә җитештерелә торган продукциягә таләпләрне катгыйландыру турында закон проектын кабул итте. Бу ни дигән сүз? Ни өчен без сыйфатсыз ризык сатып алырга мәҗбүр? Белгечләр белән шул турыда сөйләштек.
Үзе май, үзе түгел
Ашар өчен яшибезме, яшәр өчен ашыйбызмы – мөһим түгел, әмма авызга ни кабуыбыз һәркемгә кагыла.
– Кибет киштәләре азык-төлектән сыгылып тора, тик алар арасыннан сыйфатлысын табу бик авыр, – ди газета укучыбыз Гөлсем Зөбәерова. – Әле ярый без авылда яшибез, дип куанабыз. Үзебезнеке, сыйфатлы, дип ашыйбыз. Кибеттәге тавык итен дә авызга каба торган түгел, дару исе аңкып тора. Сөт ризыклары турында да шушы ук сүз. Майны эреткәннән соң табада ни суга, ни майга охшамаган ниндидер ак масса кала.
Рәсми саннар да шуны ук сөйли. Әйтик, Татарстанның Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, ветеринария хезмәте республиканың 15 ит эшкәртү предприятиесендә, 33 базарда, 31 шәһәр ветеринария берләшмәсендә һәм 61 мал чалу пунктында эшли. Ел дәвамында продукция куркынычсызлыгы контроле буенча 75 млн ветеринар-санитар экспертиза уздырылган. Монда бөтен төр хайван һәм кош ите, балык, сөт, йомырка, үсемлек продуктлары, бал һәм башка ризыклар тикшерелгән. Нәтиҗәдә 700 тоннадан артык терлек һәм үсемлек продукты ашарга яраксыз дип табылган.
Билгеле булганча, товарларның сыйфатын Россельхознадзорның Татарстан буенча филиалы белгечләре дә тикшерә. Әйтик, узган ел лаборатория тикшерүләре өчен алынган 600 пробаның 9,5 проценты сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәвен ачыклаганнар. Моннан тыш, 105 социаль-мөһим учреждениеләрдәге ризыклардан 133 проба алганнар, шуларның 8 пробасы (7,6 процент) фальсификат дип табылган. Аерым алганда, сөт продукциясенә үсемлек майлары кушылганлыгы билгеле булган.
Бәясенә кара
Шул ук вакытта белгечләр фальсификация ул әле һәрвакытта да сыйфатсыз товар дигәнне аңлатмый, ди.
– Бу бер продукт икенчесенә алыштырылган дигән сүз. Мәсәлән, колбасада терлек ите дип күрсәтелсә дә, тавыкныкына алыштырган булырга мөмкиннәр. Мондый продукт зарарлы дигән сүз түгел, ләкин һәрвакытта да файдасы азрак һәм зур хакка сатыла, – дип аңлатма бирә Роскачество эксперты Наталья Завьялова.
Ясалма продуктлар арасында иң еш очрый торганнар дип ул атланмай һәм сырны әйтә. Намуссыз җитештерүчеләр сыер сөтеннән ясалган май урынына пальманыкын куллана икән.
– Әгәр продуктта үсемлек майлары бар икән, ул сатудан алынырга тиеш түгел, ләкин аны инде атланмай дип әйтеп булмый. Чынлыкта, ул – маргарин яки спред. ГОСТ 32261 дигән язу эзләгез. Ул классик рецепт белән эшләнгән, майлылыгы 72 процент һәм аннан да югарырак булганы чын атланмай була, – ди ул. – Сатып алучыларны бик түбән бәя дә сагайтырга тиеш. Ләкин шул ук вакытта артык кыйммәт булмаган яхшы товарлар да бар. Аларның күпчелеге акция белән тәкъдим ителә. Шулай ук Роскачество сайтына кереп, тикшерелгән һәм товарлары сынауларны узган җитештерүчеләр белән дә танышырга мөмкин.
Сәбәпләре
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, кибет киштәләрендәге продукция сыйфаты үзгәрүнең берничә сәбәбе бар.
– Беренчедән, бездә органика юлы белән үстерелгән чимал һәм хәләл стандартлар буенча җитештерелгән продукция бик аз. Бөртеклеләрне, яшелчәләрне үстергәндә химик препаратлар күп кулланыла. Ә хәләл стандартлар продукциянең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Стандартларга күчү җиңел генә башкарыла торган эш түгел. Бу, бердән, өстәмә чыгымнар таләп итә һәм уңышның кимүенә китерә. Ә уңышның кимүе һәм чыгымнарның артуы товарның үзкыйммәте күтәрелүгә, ягъни табыш алуга йогынты ясый. Икенчедән, ит, сөт комбинатларында, кондитер цехларының күпчелегендә продукциягә тәм, төс кертү өчен ясалма тәмләткечләр, буягычлар күп кулланалар. Монда да шул ук хәл. Әгәр алар табигый составлы кушылмалардан файдаланса, әзер товарның бәясе күпкә кыйммәтрәк булачак, – ди ул.
Икътисадчы фикеренчә, сыйфатсыз азык-төлек җитештерү башлыча үзенең абруен кайгыртмый, табыш артыннан гына куа торган «бер көнлек» оешмаларга хас.
– Сыйфатсыз ризык, беренчедән, арзан бәядән сатыла. Төсе, тышкы кыяфәте матур, исе тәмле, ләкин организмга зыяны бик зур, – ди ул.
Димәк, сыйфатлы ризык арзан була алмый. Ә аны сатып алырга бөтен кешенең дә мөмкинчелеге юк. Җитештерү һәм аз булгач, товар әйләнеше дә начар булып, икътисадка зыянга булыр иде.
– Кибеттә дә, базарда да ризыкларны сайлап алу мөмкинлеге күп. Ләкин карый башлагач, кайсының бәясе «тешли», я сыйфаты начаррак була. Теге яки бу ризыкның кабындагы язуларын укып карасак, составында әллә никадәр ярамаган кушылмалар күрербез. Шәхсән мин үзем, соңгы елларда күп тарала торган авыруларны да, кешеләрнең иммунитеты кимүен дә азык-төлекнең сыйфатына бәйләп аңлатам, чөнки аның аша организмга күп химия керә. Пальма мае, коры сөтнең кешегә нинди файдасы булсын?! – ди Илгизәр Гайнетдинов.
Товар сыйфатын ничек яхшыртып булыр иде икән соң? Белгечләр игенне, яшелчәләрне мөмкин булганча химик препаратларсыз үстерергә, стандартлар буенча җитештерергә, табигый кушылмалардан файдаланырга тәкъдим итә.
Сорау бар – сату бар
«Ни өчен контроль тиешле дәрәҗәдә түгел соң?» – дигән сорауны без Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арслановага бирдек.
– Хәзер хуҗалык итү субъектларына күп нәрсә рөхсәт ителә. Кызганыч, шул сәбәпле кибет киштәләрендә куркыныч, сыйфатсыз продукция дә артканнан-арта бара. Сыйфатсыз товар ачыкланган очракта да, җәза бирелми. Кисәтү генә ясала яки икенче тапкырында гына штраф салына. Зарарлы товар сатуны дәлилләү дә күп чыгымнар таләп итә.
Икенчедән, сатып алучы товарны янчыгына карап сайлый. Кибет киштәләрендә сыйфатсыз продукция арту – социаль-икътисадый хәлебезнең чагылышы. Чынлыкта кулланучы теге яки бу товарның ни өчен арзан торуын бик яхшы аңлый. Ләкин ул аны барыбер сатып ала, чөнки янында торган ике тапкыр кыйммәт бәядәгесен сатып алырга мөмкинлеге юк. Ялган продуктлар арасында сөт продуктлары иң еш очрый торганнар. Чөнки аларны фальсификацияләү җайлырак. Һәм көндәлек тормышта күп сатып алына, – ди Розалия Арсланова.
Аның сүзләренчә, ялган ризыклар үзебезнең җитештерүчеләр арасында да очрый.
– Кайвакыт мин кибеткә керәм һәм бик ашыйсым килсә дә, сатып алырлык сыйфатлы товар ала алмыйча чыгам. Соңгы елларда шундый нәтиҗәгә килдем: ит, сөт продуктларын, йомырканы авылда яшәүче танышларыгыздан алсагыз, күпкә отарсыз. Әмма кызганыч, соңгы елларда фермерлар арасында да хилафлыклар очрый башлады. Анысы гел кәефне кыра. Шуңа күрә ризыкны өегездә әзерләп ашасагыз, тагын да яхшырак. Минем үземнең кибетләрдән әзер салатлар, ярым фабрикатлар сатып алганым юк, – диде белгеч.
Ялган күп
Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы беренче укылышта Россиядә җитештерелә торган продукциягә таләпләрне катгыйландыру турында закон проектын кабул итте. Документта сүз оештыру стандартларын (СТО) һәм техник шартларны (ТУ) федераль мәгълүмати фондка мәҗбүри теркәү турында сүз бара. Билгеле булганча, хәзерге вакытта оештыру стандартларын һәм техник шартларны дәүләт яки ирекле экспертлар мәҗбүри тикшерми, экспертиза уздырмый һәм теркәми. Димәк, җитештерүчеләр стандартлар турында белгертмәскә, ягъни продукциянең составын үзләре генә белергә мөмкин.
– ГОСТ стандартлары белән эшләнгән продукция ышанычлырак, ләкин алар хәзер базарда аз. Мондый стандартлар белән пешерелгән ризыкларның рецептуралары базада саклана. Без, тикшерүчеләр, аларны теләсә кайсы вакытта карый алабыз. Ә ТУ буенча җитештерү теләсә нинди рецептура буенча пешерергә мөмкинлек бирә. Анысын инде без карый алмыйбыз, җитештерүчеләр үзләре генә белә ала, – дип аңлатты Розалия Арсланова.
Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, болай итеп эшләү базарда түбән сыйфатлы товарлар артуына китерә. Яңа таләпләр әлеге проблемаларны хәл итәргә булышыр, дип өметләнәләр. Оештыру стандартлары һәм техник шартлар ГОСТ шикелле үк, ачык һәм тикшерелгән булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat