Савап – динебезнең алыштыргысыз өлеше. Һәр мөселман үз гомерендә күбрәк савап эшләргә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә тырыша. Әҗер-савап турында без ниләр белеп торырга тиеш?
Мөдәррис хәзрәт ГЫЙМРАНОВ белән шул хакта сөйләштек.
– Савап хәләл эштән генә киләме? Хәләл булмаган эш өчен әҗер-савап языла аламы?
– Әйе, савап хәләл эштән генә килә. Хәрам эшкә әҗер-савап языла алмый. Әмма монда бер кызыклы әйбер бар. Мисал өчен, диндә ялганлау тыелган. Әмма шул ук вакытта ялганлау рөхсәт ителгән очраклар да бар. Мисал өчен, ике кешене дуслаштыру өчен ялганлау рөхсәт ителә. Әйтик, хатын иренең бер гамәленнән канәгать түгел, ләкин канәгать дип әйтә. Ире хатынының ризыгыннан канәгать түгел, ләкин аның үзенә тәмле булган дип әйтә. Ягъни ике кешенең араларын якынайту, дошманлыкны бетерү өчен ялганларга ярый. Бу очракта син, ярамаган эш эшләсәң дә, савап аласың.
– Бер кеше икенче кеше өчен савап эшли аламы?
– Әйе, динебез җиңел, аны катлауландырырга кирәкми. Үзең кылган саваплы гамәлләрне кеше исеменә багышлап куярга була. Әйтик, кеше үзе хаҗга бара алмаганда, акчасын түләп кешене үзе өчен хаҗ кылырга җибәрә ала. Кемдер исеменнән сәдака салырга була. Башка кеше өчен корбан чалырга да мөмкин.
– Кайбер кеше савап эшләвен кешегә күрсәтеп, күпмедер дәрәҗәдә мактанып башкарырга ярата. Кешегә мактанып савап эшләү гөнаһмы?
– Рәсүлебез хәдисләреннән беләбез, иң зур гөнаһ ул – ширк. Зур ширк – каршыңдагы күренеп торган потка тәүбә кылу. Кече ширк – рия гамәл, ягъни кеше күрсен өчен эшләнгән гамәл. Кеше күрсен өчен башкарылган гамәл кабул булмас, буш гамәл саналыр, ул гына да түгел, бу гамәл гөнаһ булып язылыр.
– Үз гомерендә бик күп гөнаһ кылган кеше саваплы гамәлләр ярдәмендә ул гөнаһлардан тулысынча чистарына аламы?
– Гөнаһларны гафу итүче дә, эшләгән гамәлләргә савап язучы да – бер Аллаһы Тәгалә. Гамәл кылганда иң мөһиме – адәм баласының нияте һәм ихласлылыгы. Савап та, гөнаһ та нияткә карап билгеләнә. Зина кылу, гайбәт сөйләү кебек зур гөнаһлар өчен, ике рәкәгать тәүбә намазы укып, Аллаһтан чын күңелдән гафу сорау шарт булып тора. Мәкруһ гамәлләр өчен, әстәгъфируллаһ, кичер мине, Аллам, дип әйтү дә җитәр. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Әгәр дә берегез гөнаһ кылса, шул гөнаһ артыннан хәерле гамәл эшләсен. Ул хәерле гамәл эшләнгән гөнаһны сөртер», – дигән. Шуңа күрә кеше гөнаһ кылгач, башта тиешенчә тәүбә кылып, артыннан ук хәерле гамәл кылырга тиеш.
– Ислам динендә нинди гамәлләр иң саваплы санала? Кайсы очракта савап юкка чыга?
– Адәм баласы иң беренче чиратта өстендәге фарыз гамәлләрне (намаз, ураза, зәкят, хаҗ) үтәргә тиеш. Моннан да саваплырак гамәл була алмый. Саваплы гамәлләрнең чираттагысы – нәфел гамәлләр. Бу гамәлләрнең барысы да нияткә һәм адәм баласының ихласлылыгына карый. Кеше кемгәдер ярдәм итеп, аңа бу хакта гел искә төшереп торса, бу очракта савап юкка чыгачак. Сөйләп йөреп яисә рия белән кылган гамәлләрнең дә савабы юкка чыгарга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat