Авылдагы йорт әни исемендә. Без – ике бала. Апам бар. Үзебезгә рәсмиләштереп, дача итеп тотарга уйлаган идек. Әниебез дә, апам да йортның безгә калуына каршы түгел. Рәсмиләштерү тәртибе ничек икән?
Гөлия Исмәгыйлева
Юрист Булат Закиров җавап бирә:
– Моның берничә юлы бар:
* әниегез өйне бүләк итү килешүе төзи ала;
* сатып-алу килешүе төзеп, әниегездән йортны сатып алырга мөмкин;
* әниегез, васыять язып, анда балаларның кайсына нинди мөлкәт күчәчәген әйтә ала.
Беренче ике очракта яклар белән тиешле килешүләр төзелә, аларны, милек хокукының үзгәрүен теркәү өчен, Росреестрга МФЦ аша тапшырырга кирәк. Өченче очракта сезнең әниегез, нотариуска барып, васыять язарга тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat