Кемерево өлкәсе губернаторы Илья Середюк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Яшел Үзәнгә “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан котлаган.
“Илебезнең иреге һәм бәйсезлеге хакына Яшел Үзән халкының батырлыгын һәм каһарманнарча ныклыгын хөрмәтләү билгесе бу. Аларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше, тыныч тормыштагы яңаны булдыру юлындагы хезмәте Россиядә барлык буыннар өчен рухи бөеклек үрнәгенә әйләнде”, – дип искәртеп үткән Кузбасс губернаторы котлау телеграммасында.
“Бүген без барыбыз да җиңүчеләр-тыл хезмәтчәннәре белән горурланабыз, илебез файдасына изге эшләрен дәвам итәбез, ата-бабаларыбызның җиңүле традицияләрен кадерләп саклыйбыз!” – дип өстәгән ул.
“Кубасста яшәүчеләр исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Яшел Үзән шәһәренә, бөтен төбәккә – үсеш, ә Сезнең якташларга – сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим”, – дип йомган ясаган губернатор.
Исегезгә төшерәбез: Яшел Үзән шәһәренә һәм тагын 6 торак пунктка “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исемнең бирелүе турында мәгълүм булды. Президент Владимир Путин бу җәһәттән Указга кул куйган. Татарстан шәһәреннән тыш, Курган, Верхняя Пышма (Свердловск өлкәсе), Ишембай (Башкортстан), Миасс (Чиләбе өлкәсе), Ленинск-Кузнецкий (Кемерово өлкәсе – Кузбасс) һәм Салехард (Ямал-Ненец автономияле округы) мактаулы исемгә лаек булган.
Яшел Үзән шәһәрендә, “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелү уңаеннан, истәлек стеласы урнаштырылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat