«ВТ» журналисты Гөлгенә Шиһаповадан ат кабыргасы итеннән бик тәмле кабымлык РЕЦЕПТЫ

Сыер малының кабырга өлешеннән дә әзерләргә мөмкин.

Кирәк: 1 кило кабырга ите, 1 литр кайнаган су, стаканның дүрттән өч өлеше күләмендә тоз, кирәгенчә төелгән кара борыч, паприка, суган кабыгы, 5–6 тырнак сарымсак.

Иң элек суган кабыгын юып киптереп әзерләп куябыз. Кабырга итен эзе буйлап зуррак кисәкләргә турыйбыз. Кәстрүл төбе күмелгәнче, суган кабыгы тезәбез. Итне урнаштырабыз. Өстенә тагын бер кат суган кабыгы тезәбез. Су, тоз салып, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң 30–40 минут чамасы сүрән утта пешереп алабыз. Итне суыннан алмыйча гына суытабыз. Суынгач, сөягеннән арындырабыз. Ит кисәкләрен, угычтан уылган сарымсак һәм борыч, паприка белән әйбәтләп ышкып, фольгага төрәбез дә туңдыргычка куябыз. Кирәк саен алып ашарга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү