Татарстанда 22 яшьлек квартирант фатирдагы бөтен техниканы ломбардка тапшырган

Тоткарланганнан соң акланып маташмаган.

Казанда бер егет арендага алып торган фатирыннан бөтен техниканы урлаган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Полициягә Казанда яшәүче 39 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул бер егеткә биреп торган фатирыннан бөтен көнкүреш техникасының югалуы турында белдергән.
Квартирант телефонын алмый башлагач, торак милекчесе, фатирына барып. мөлкәтенең югалуын күреп алган һәм бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Оператив-эзләү чаралары барышында “озын куллы” егетнең кайда икәнлеге ачыкланган. Шуннан соң ул тоткарланган. 22 яшьлек егет акланып маташмаган. Урланган телевизорны һәм кыска дулкынлы мичне ломбардка тапшыруы, ә акчасын үз кирәгенә тотуы турында сөйләгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү