85 яшьлек бабайга булышучы Ләйсән: «Сөендерә алу рәхәт икән»

Актаныш районының Пучы авылында гомер итүче Ләйсән Миргаязованың авылдашы Флүн абыйны матур тормышта яшәтәсе килә. Ул башлаган эшкә башкалар да кушылган.

Ялгыз гына гомер итүче Флүн абыйга 85 яшь. Пенсиясен ала, тәртипсез яшәми. Бар мәшәкате – өендә этләр асрый һәм чисталыкны саклый алмый. Яшереп булмый: ялгыз яшәгән ир-атның өендә тәртип юк инде. Идәннәр әллә ничә ел юылмаган. Әмма бабай зарланмый, тормышына канәгать булып яши.

– Авылдашым бит инде ул. Кибеттә очраштык та сөйләшеп киттек. Мин хәлләрен сораган идем. Ә ул бөтен эчен бушатты. Сөйләштек. Яхшы күңелле бабай ул. Ирем белән өенә дә бардык. Әкренләп кешеләр җибәргән акчага кирәк-яраклар ала башладык. Башта телевизор куйдык. Инде хәзер Флүн бабайның телефоны да бар. Үзе сөйләве буенча, кызы еракта яши икән. «2–3 ел инде күрешкәнебез юк», – ди. Әнә шуңа да Флүн бабайны кызгандым, – ди Ләйсән. – Изге күңелле кешеләргә рәхмәт. Әгәр алар әйтмәсә, мин ярдәм итәргә алынмас идем. Моңа кадәр хәйрия эшләренә тотынганым юк иде. Хәзер инде артка юл юк.

Ләйсән, Флүн бабай белән сөйләшеп, өйдәге этләрне урамга чыгарткан. Шушы көннәрдә аларны приютка да тапшырмакчылар. Өен җыештыру кирәк. Ләйсән махсус җыештыру оешмасын чактырткан. Алар килеп, бабайның өен тәртипкә китерәчәк.

– Бабайны кайгыртып йөри башлагач, төрле сүзләр дә килеп иреште. Булышканымны яратмаучылар да бар. Әмма күп кеше рәхмәт укый. Әнә шул матур сүзләр канат куя да инде. Әтиемә дә, кызың нинди зур эшли, дип язганнар. Флүн бабай да башкалар кебек матур итеп яшәсен дип кенә тырышу, – ди Ләйсән. – Үз тормышым шөкер итәрлек. Ирем белән өч бала үстерәбез. Әти-әниләребез исән сау. Башкаларга булыша алганга сөенергә генә кирәк. Күңелем сөенә, язылучыларыма рәхмәт. Флүн бабай да һәр кешегә рәхмәтен җиткерә. Якыннарыбызны, кадерле кешеләребезне саклап, әти-әниләребезгә игътибарлы булсак иде!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү