Хәерле сәфәр! Сәяхәткә җыенган пассажирларның нинди хокуклары бар?

Кичектерелгән рейслар, запас аэродромнарга очып киткән очкычлар – сәяхәтчеләр аеруча еш очраша торган бүгенге чынбарлык бу. БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында аэропортларда көн саен диярлек «Ковер» планы кертелә һәм алар вакытлыча үз эшләрен туктатып тора.

Мондый хәлгә юлыксаң, нишләргә? Пассажир нинди хокукларга ия? Тоткарланган рейслар өчен аңа матди компенсация каралганмы? Турагент Диана ГАБИДУЛЛИНА белән шул хакта сөйләштек.

  1. Ни сәбәпле рейслар тоткарланырга мөмкин?

Бездә даими һәм чартер рейслар бар. Даими рейс дигәннәрен зур авиакомпанияләр башкара. Алар катгый расписание буенча һәм ел әйләнәсе оча. Мондый рейслар очкычның тулу-тулмавына карамый. Ягъни даими рейс өчен салонның өчтән бере тулса да җитә, ул очачак. Хәтта салон эчендә нибары 10 кеше утырса да! Даими рейслар сирәк очракта гына тоткарлана йә гамәлдән чыгарыла. Чартер дип даими расписаниесе булмаган рейсларны атыйлар. Андый рейслар билгеле бер юнәлеш буенча ихтыяҗ зур булган чорда барлыкка килә. Мәсәлән, кышын Таиланд курорларына. Чартер рейсларын даими рейслар арасына «кыстыралар». Әгәр дә тоткарлыклар килеп чыга икән, иң беренче булып даими рейслар очып китә.

Авиакомпанияләр рейсны куркынычсызлыкны тәэмин итү, шулай ук дәүләт органнары таләбе буенча тоткарларга, һава судносы төрен алмаштырырга, маршрутны үзгәртергә хокуклы.

  1. Хәзер пассажирларга еш кына «Ковер» планы белән очрашырга туры килә. Очыш шул вакытка туры килсә, нишләргә?

«Ковер» режимын тикмәгә генә кертмиләр. Ул пассажирлар иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Очкычлар да, авиакомпанияләр дә килеп чыккан хәлнең корбаны бу очракта. Хакимият рөхсәт итмәгәч, алар да үз белдеге белән очып китә алмый инде. Димәк, мондый очракта бернинди дә компенсацяләр турында сүз алып бара алмыйбыз. Иминият компаниясе дә, авиакомпания дә пассажирга берни тиеш түгел. Әгәр дә «Ковер» режимы беткәч тә, авиакомпания очышны оештырмый, рейсны тоткарлый икән, бу очракта компенсация каралган.

  1. Гадәти тоткарлыклар вакытында пассажир нишләргә тиеш?

Иң элек, тоткарлык сәбәпләрен ачыкларга. Моның өчен рейслар күрсәтелгән табло, аэропорт хезмәткәрләре, авиакомпания вәкилләре бар. Икенчедән, рейска кагылышлы яңа мәгълүмат алу һәм башка проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре турында белү өчен, авиакомпания белән турыдан-туры элемтәгә керергә була.

Шулай итеп, рейс «перевозчик» гаебе белән, һава торышы, техник сәбәпләр һәм башка сәбәпләр аркасында тоткарланганда яки туктатылганда, шулай ук маршрут үзгәргәндә, пассажирлар өчен түбәндәге бушлай хезмәтләр тәкъдим ителергә тиеш:

–  җиде яшькә кадәрге балалы пассажирга «Ана һәм бала» бүлмәсен бирү;

– очышны ике сәгатьтән артык көткәндә ике тапкыр телефоннан шалтырату яки ике электрон хат җибәрү мөмкинлеге;

– рейсны ике сәгатьтән артык көткәндә салкын эчемлекләр белән тәэмин итү;

– тоткарлык очрагында көндез һәр алты сәгать саен һәм төнлә һәр сигез сәгать саен кайнар ризык белән тәэмин итү;

– рейсның очышын көндез сигез сәгатьтән артык көткәндә һәм төнлә алты сәгатьтән артык көткән очракта, пассажирларны кунакханәгә урнаштыру;  аэропорттан кунакханәгә һәм кирегә транспорт белән тәэмин итү;

– багаж саклауны оештыру.

Ил эчендәге даими авиарейс тоткарланганда пассажир дәгъваны 6 ай эчендә белдерергә мөмкин. Аның зыянны раслый торган документларның күчермәләре булырга тиеш. Әгәр тоткарлык «перевозчик» гаебе белән килеп чыкса, түләтергә мөмкин (һәр сәгать өчен 100 сум, ләкин билет хакының яртысыннан артыграгы түгел).

  1. Нинди очракта матди компенсациягә өметләнеп була?

Даими рейслар үрнәгендә карарга тәкъдим итәм. Әйе, рейс тоткарланса, пассажирларга акчалата компенсация каралган. Аның суммасы берничә факторга бәйле.

  1. Тоткарлык вакыты. Күп очракта, тоткарлану 3 сәгатьтән дә артса, пассажирлар компенсациягә өмет итә ала.
  2. Тоткарлык сәбәпләре. Әгәр тоткарлану авиакомпания җаваплы булмаган шартлар аркасында килеп чыкса (мәсәлән, начар һава шартлары), пассажирлар компенсациягә өметләнә алмый. Әгәр дә тоткарлык авиакомпания гаебе белән килеп чыкса (мәсәлән, техник җитешсезлекләр), пассажирлар компенсациягә дәгъва кыла ала.
  3. Билет төре. Тариф кагыйдәләрендә күрсәтелгән шартлар шулай ук компенсация алу мөмкинлегенә йогынты ясарга мөмкин.
  4. Өстәмә чыгымнар. Әгәр рейс тоткарлану өстәмә чыгымнарга китерсә (әйтик, туклану, яшәү, транспорт), пассажирлар бу чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы булырга мөмкин. Хәтта рейс өчен компенсация ала алмасалар да.
  5. Иминият шартлары. Пассажирлар иминиятләштерелгән очракта гына, форс-мажор мәсьәләләрне хәл итү өчен иминиятләштерүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  6. Рейска бәйле барлык документларны саклап калу мөһим.

Булат Закиров, юрист:

– Чит илләрдә ял итү еш кына туристик оператор аша оештырыла. Туроператор аша ял оештыру яхшы, чөнки алар күп кенә бурычларны үз өстенә ала, ял итүчегә акчасын гына түлисе кала. Ләкин уяулыкны югалтырга ашыкмагыз: оператор белән сезнең өчен мөһим булган барлык сорауларны уртага салып сөйләшегез, килешүгә кул кую алдыннан аны игътибар белән укыгыз. Сөйләшкәннәрне кәгазьдә теркәп бару да кирәк.

Сүз уңаеннан, ял урынында үлү очраклары да юк түгел. Мәетне кире туган җиренә кайтару эше ничек башкарыла соң? Өч төрле очракка күз салыйк. Әйтик, «страховка» бар, сәяхәтне туроператор оештырган. Бу очракта туроператор үзе иминият компаниясе белән хезмәттәшлек итәчәк һәм барысын да оештырачак. Тагын бер очрак – «страховка» бар, сәяхәт мөстәкыйль оештырылган. Бу очракта иминият компаниясе белән туганнар хезмәттәшлек итәчәк һәм кирәкле документлар җыю эше аларга йөкләнәчәк. Соңгысы – «страховка» юк. Җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек, вафат булган туристны кире кайтару эше туганнар җилкәсенә төшәчәк. Бу очракта транспортировка бәясе кыйммәтлерәк булачак, «страховка» бәясеннән артып та китәчәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү